Сакланасы алма кояш күрергә тиеш түгел
Алма озак сакланырга тиеш. Әмма ул уңышны кайчан җыюга да бәйле.
Кышкы сортлы алмаларны сентябрь ахырыннан да калмыйча җыеп алырга кирәк. Бу вакытта ул тиешле форманы һәм төсне ала, йомшара һәм алмагачтан җиңел өзелә. Коелган алмалар артык өлгергән санала. Аларны саклауга куюдан мәгънә юк. Иртә җыелган алмалар исә сакланган вакытта бөрешеп киләләр.
Саклауга уртача зурлыктагы алмаларны гына куярга тырышыгыз. Алар бәрелмәгән-сугылмаган, корткычлар тарафыннан зарарланмаган булырга тиеш. Эреләрен аерым саклыйлар. Алмагачтан өзеп алынган алмаларны кояшта тотарга ярамый.
Саклауга куясы алмаларны тартмага пычкы чүбе белән аралаштырып тезегез. Сакланасы урынга куярга 10-15 көн кала, салкын көннәрдә ачык тотыгыз.
Кайбер алма сортлары полиэтилен пакетта да саклана. Бер пакетка 1-3 кило алма салына. Әмма кайчакта Антон алмасы пакетта көрән таплар белән каплана. Шуңа күрә аны вазелин сеңгән салфеткага төреп куярга кирәк.
Алманы башка яшелчәләр һәм бәрәңге белән бергә сакларга ярамый. Аңа –1...+4 градуслы аерым урын кирәк.
Пепин шафранный, Уэлси Северный синап сортлары –1 градуста озаграк саклана.
Спартан, Богатырь алмалары өчен +2...+3 градуслы бүлмә кулай.
Алма саклана торган урындагы һава дымлылыгы 90-95 % чамасы булырга тиеш. Дымлылык күләме төшсә, чиләк белән су куярга кирәк.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев