Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сабыйны әнисе кулыннан алып киткәннәр

Бу шаккатмалы хәл 1 июньдә - Балаларны яклау көнендә булган. Шәһәр урамыннан әнисе белән атлаучы 5 яшьлек кыз баланы күз ачып йомган арада үтеп баручы машинага тартып алганнар.

Вакыйга Ижевск шәһәрендә булган. Әнисе белән юл аша чыгып баручы баланы алып киткән кешенең аның биологик әтисе булуы ихтимал. Бу турыда Русия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, вакыйга 1 июньдә кичке сәгать бишләр тирәсендә теркәлә. «Ир-егет биш яшьлек кызны машинасына утыртып алып китә. Әлеге вакытта җинаятьне тикшерү бара, шаһитлар сораштырыла. Оператив-эзләү гамәлләре нәтиҗәсендә бала урлаучы адәмнең шәхесе ачыкланды. Фаразлар буенча, ул баланың биологик атасы булуы мөмкин. Баланың яшәү урынын билгеләү буенча үзара бәхәсне тыныч юл белән хәл итә алмагач, ул, ихтимал, урлауга барган», - ди тикшерүчеләр.

Әмма кыз әлегә табылмаган. Аны эзләү дәвам итә, дип яза Кызыл таң. Исән генә була күрсен сабый! 

http://baltaci.ru/news/keshe-һәm-zakon/5-yashlek-sabyyny-nise-kulynnan-alyp-kitknnr

/Фото:ru.freepik.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев