Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Рәваҗ үстерәсезме?

Витаминнарга бай бу үсемлектән бик тәмле дөге запеканкасы әзерләп була.

Рәваҗ (ревень) – салкынга чыдам, күләгәдә дә үсүче, дым яратучан үсемлек. Бер урында 10-15 ел үсә. Ашамлыкка 30-70 сантиметр озынлыгындагы үзәк сабагын һәм яфрак сапларын файдаланалар. Рәваҗдән кесәл, компот, джем, кайнатма, квас, пирог эчлекләре кебек татлы ризыклар һәм эчемлекләр әзерлиләр. Бу үзенчәлекле үсемлекнең яфрак сапларында ашамлыкларга әчкелтем тәм бирә торган алма һәм лимон кислоталары, минераль тозлар, витаминнар бар.

Рәваҗ кушылган дөге запеканкасы

Рәваҗ сабагының юка гына кабыгын чистартып, шакмаклап турыйлар. Дөге боткасы пешерәләр, суынгач, чи йомырка һәм рәваҗны кушалар да барысын бергә яхшылап бутыйлар. Әлеге ботканы төбенә сохари сибелгән табага салгач, өстен каймак һәм йомырка катнашмасы белән майлыйлар. Кызу мичтә өсте кызарганчы пешерәләр. Запеканканы табынга татлы соус яисә каймак белән бирәләр.
Моның өчен: 200 грамм дөге, 80 грамм рәваҗ, 200 грамм сөт, 40 грамм шикәр, бер йомырка, 40 грамм атланмай, сохари, каймак, татлы соус кирәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев