Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Рөстәм Миңнеханов Кама арты эшкуарлары белән очрашачак

3 июньдә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама арты эшкуарлары белән очрашуы булачак. Эшкуарлар Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы белән оператив хәл ителергә тиешле конкрет проблемаларны һәм мәсьәләләрне тикшерәчәкләр. Бизнессменнар әлеге очрашуга 20 майга кадәр теркәлә ала. Рөстәм Миңнехановка...

3 июньдә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама арты эшкуарлары белән очрашуы булачак. Эшкуарлар Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы белән оператив хәл ителергә тиешле конкрет проблемаларны һәм мәсьәләләрне тикшерәчәкләр. Бизнессменнар әлеге очрашуга 20 майга кадәр теркәлә ала.

Рөстәм Миңнехановка сораулар бирү өчен, эшкуарларга бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яисә RT@ombudsmanbir.ru. Электрон почта буенча заявка җибәрергә кирәк. Очрашуны оештыручы - эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча татарстан Республикасы Президенты каршында вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов. 2015 елның мартында Президент вазифаларын вакытлыча башкаручының бизнес белән ачыктан-ачык сөйләшүе Казанда үткән иде: эшкуарлар төрле темаларга 25тән артык сорау бирделәр - Татарстанда Салым каникуллары, мобиль сәүдәне үстерү, кредитлар буенча процент ставкаларын күтәрү, хосусый промпарклар проблемалары һ.б. Сөйләшүдә 100 эшкуар катнашты. Рөстәм Миңнехановбарлык сорауларга да җавап бирде һәм министрларга очрашу вакытында яңгыраган проблемаларны хәл итү бурычы куйды.
"Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты даими режимда 2014 елдан бирле эшли. Бизнес вәкилләренең хакимият органнары җитәкчеләре белән очрашулары ике атна саен үтә. Эшкуарлар Казан мэры Илсур Метшин, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Александр Груничев, (ТР ФАС), Марина Патяшина (ТР Роспотребнадзор), Артем Сидоров (ТР Экология министры) һәм башкалар белән очраштылар. Проект бизнесның дистәләгән проблемасын уңышлы хәл итте.
Тимур Нагуманов, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршында вәкаләтле вәкил: "Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов минем алда бизнес белән диалогны, турыдан-туры аралашуны көйләп җибәрү бурычы куйды.
Тик проблемаларны һәм шикаятьләрне тыңлап утыру рәвешендә түгел, ә эшмәкәрләрнең конкрет сорауларын хәл итеп, оператив элемтә булдыру юлы белән. Без Россиядә беренчеләрдән булып мондый форматны эшләтеп җибәрдек, эшмәкәрләрнең кайбер министрлыкларга һәм ведомстволар белән очрашуларын уңышлы үткәрдек. Мондый очрашулар айга ике тапкыр дәвам итәчәк, ә иң югары дәрәҗәдә, Президент катнашында - һәр кварталда булачак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кама арты зонасы