Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россиядә октябрьнең икенче декадасы аномаль җылы булачак

Климатик норма илнең бөтен территориясендә югары булыр дип көтелә.

 Россиянең бөтен территориясендә октябрьнең икенче декадасы аномаль җылы булачак. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

«Илебезнең бөтен территориясендә октябрьнең икенче декадасы җылы булачак. Бу аномалияләр бөтен җирдә дә уңай дигән сүз», - дип ачыклык кертте Вильфанд.

Шул ук вакытта, синоптик илнең төрле өлешләрендә климатик нормалар бер-берсеннән аерылып торуын искәртте. Шунлыктан аномаль җылылык та төрлечә булачак.

Ул Якутиянең төньягын мисал итеп китерде, анда хәзер көндезге температура нульдән югары. Бу елның әлеге вакытында бик сирәк була торган күренеш, диде метеоролог.

«Татар-информ» агентлыгы алдагы көннәрдә төбәктә тәүлеклек уртача температура күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югарырак булачагы хакында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев