Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россиядә иң киң таралган һөнәрләрнең юкка чыгу вакытын атадылар

Хәзерге вакытта сатучы-кассирлар Россиядә ихтыяҗ иң зур булган һөнәр санала.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россиядә иң киң таралган һөнәрләр – машина йөртүче һәм сатучыларны ун елдан соң цифрлы сервислар алыштырачак.

«Югары икътисад мәктәбе» Илкүләм тикшеренү университеты ректоры Ярослав Кузьминов Сколково фән һәм технологияләр институтындагы белем бирү интенсивында шундый фараз ясады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Кузьминов сүзләренчә, хезмәт базарының трансформациясе эчпошыргыч акыл хезмәте элементларын алгоритмнарга алыштыру белән бәйле.

Ихтыяҗын югалтып баручы почтальон һөнәрен телгә алып, профессор ун елдан соң машина йөртүчеләр, каравылчылар, техник тәрҗемәчеләр һәм сатучыларның дүрттән өч өлешенең кирәге калмаячак дип искәртте.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта сатучы-кассирлар Россиядә ихтыяҗ иң зур булган һөнәр санала.

Фото: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X