Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россиядә ир-атлар хатын-кызларга караганда уртача 10 елга кимрәк яши

Россиядә ир-атлар хатын-кызларга караганда уртача 10 елга кимрәк яши. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтүенчә, көчле затларның эчү-тарту кебек зарарлы гадәтләренә, шулай ук сәламәтлекне тиешенчә кайгыртмауларына бәйле бу.

Министр сүзләренә караганда, балага уза алмау очракларының 50 проценты ир-ат сәламәтлегендәге кимчелекләргә бәйле. Бу, һичшиксез, демографик вазгыятьтә тискәре чагылыш таба. Әлеге мәсьәләне хәл кылу өчен диспансеризация кысасында ир-атлар һәм хатын-кызларның сәламәтлеге тикшерелә. Мурашко фикеренчә, җенси органнардагы авыруларны вакытында ачыклап, балага уза алмаучылар санын киметү мөмкинлеге бирергә тиеш бу.

Сүз уңаеннан, «Росстат» мәгълүматлары буенча, илдә ир-атларның уртача гомер озынлыгы 67 яшь тәшкил итә.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев