Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Республикага буран килә...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга буран вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртә.

Татарстан синоптиклары дүшәмбе кичендә, 22 ноябрьдә, шулай ук төнлә һәм иртән буран чыгуы һәм көчле җил турында кисәтә, җилнең тизлеге секундына 20 метрга җитәчәк. Көчле җил вакытында өйдән чыкмаска, Урамда зыян китерерлек объектлардан ераграк торырга кирәк. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмау киңәш ителә. Өйдә тәрәзәләрне тыгыз итеп ябып куярга кирәк.

Машина йөртүчеләргә юлга чыгуны кичектереп тору яхшырак. Юлда игътибарлырак булырга, куркынычсыз дистанцияне үтәргә һәм буран шартларында куркынычсыз булачак тизлекне сайларга кирәклеген искәртәләр. Сәфәр алдыннан машинаның төзеклеген тикшерегез һәм телефоннарыгызның зарядкаларын карыгыз, шулай ук үзегез белән җылы әйберләр алыгыз.
Бәла-каза булган очракта ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 һәм 101 номерларына шалтыратырга кирәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев