Равил хәзрәт Бикбаев: «Сәдаканың савабы зур: төрле бәла-казалардан, авырулардан саклый»
Сәдака бирү – һәр заманга хас нәрсә. Кемдер аны сорап ала, кемдер мохтаҗ булса да, үз хәлен читләргә сөйләмәү ягында. Сәдака кемгә тиеш, аның күләме бармы? Әлеге һәм башка сорауларга Казандагы Әмәт бистәсе имамы, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев ачыклык кертә.
– Равил хәзрәт, туган тиешле бер әби, үлсәм, мохтаҗларга минем исемнән ун тиен акча булса да бир, ул да – сәдака, дип әйткән иде. Әманәттән соң, 15 ел узды, шөкер, әби кочак-кочак чирләре белән һаман яшәп ята. Ә хәзерге заманда ун-егерме тиен акча сәдака була аламы?
– Ул әби ун тиен дип, аз гына булса да бир, мине онытма, дип әйткән. Моның асылы – пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһи вә сәлләмнән. Аңа бер кеше килеп: “Әнием үлде, аның исеменнән сәдака бирсәм буламы?” – дип сораган. Пәйгамбәребез аңа: “Кое казыт!” – дип әйтә. Бу су белән сәдака бирү дип атала. Вафат булган кеше исеменнән баласы, туганы яки берәр мөселман, сәдака бирә икән, ул аңа савап булып ирешәчәк.
– Урам чатында хәер эстәп торучыга акча сузгач, кайберсе йөзен чыта. Мондый очракта, рәхмәт көтмисең инде, берәр ярамаган сүз ычкындырмаса ярар иде, дип китеп бару ягын карыйсың…
– Хәзер хәер сораучылар күп. Социаль яклау органнары бар, алар аша да ярдәм алырга мөмкин. Мохтаҗларга, әйтик, читтән күчеп килергә мәҗбүр булганнарга, әлбәттә, булышырга кирәк. Кешедән акча җыю юлы белән кәсеп итүчеләр дә бар. Ә биргәнгә канәгать калмау кешенең әдәбе турында сөйли. Гадәттә, фәкыйрьрәк яшәүче гаилә кешедән акча сорарга ояла. Мөселманнар андыйларны үзләре күреп, белеп ярдәм итсен иде. Ул – күп балалы гаилә, ялгыз әби, тол хатын булырга мөмкин.
– Совет чорында сәдаканы кәгазьгә төреп бирү бар иде. Бу тыйнаклыктан да киләдер. Сәдаканы бер кулың биргәндә, икенче кулың күрмәскә тиеш, диләр бит.
– Күп буламы ул, түгелме, Аллаһ Тәгалә – белүче. Кеше аны Аллаһы ризалыгы өчен һәм кыямәт көнендә савап өмет итеп бирә. Тик баерак кеше юмартлыкны күбрәк күрсәтсен иде. Тормышта икенче төрле килеп чыга. Әйтик, бер кешенең йорты янып киткән ди, акча сорап, хәллерәк кешегә ялына. Теге, акчасын кызганып, кесәсеннән йөз сум чыгара. Ә каядыр күңел ачу урыннарында, үз нәфесен канәгатьләндерү өчен, меңнәр туздыра. Акча исәбен белми. Болай дөресме соң? Пәйгамбәрнең бер хәдисендә, бер дирһәм акча йөз динарны узды дип язылган. Мәгънәсе болай: бер кешенең ике дирһәм акчасы була. Шуның берсен, ягъни ярты малын сәдака итеп бирә. Ә икенче кеше миллион сумга ия, шуның йөз сумын яки бераз күбрәген чыгара. Үзең мохтаҗ килеш биргән сәдака сиңа бише белән әйләнеп кайта. Америкада шундый бер хәл булган: бер хатынның машинасы, бензины бетеп, шәһәр читендә туктап кала. Үзе белән акчасы булмаган. Хатынга йортсыз сукбай булыша һәм соңгы егерме доллар акчасына бензин сатып ала. Бу хәл хатынның күңелен шулкадәр нечкәртә. Шундый кеше бар, әйдәгез, аңа булышыйк әле, дип социаль челтәрләргә яза. Бер белмәгән кешеләр моңа акча күчерә. Фатир алырлык акча җыела. Соңгы акчасын кызганмаган адәмгә Аллаһ Тәгалә әҗерне арттырып кайтара. Сәдаканың савабы ахирәттә генә түгел, бу дөньяда да зур: төрле бәла-казалардан, авырулардан саклый.
– Бер районга баргач, сөйләгәннәр иде: бер студент кыз мәчеттә муллага сәдака биргән. Ул исә, мин бу хәергә калмаган, акчаңны ал, дип артыннан чыккан. Болай эшләү дөресме?
– Әлбәттә, әйбәт килеп чыкмаган. Беренчедән, сәдаканы мәчеттәге тартмага салырга кирәк иде. Аны ревизия комиссиясе ача, саный. Мулланың башка кереме юк икән, шуннан хезмәт хакы түләнә. Мулланың үз-үзен тотышын дингә бәйләп аңлату дөрес булмас. Кешенең әдәбе холкыннан тора.
– Коръән ашларында җыелган сәдака акчасын муллалар, гадәттә, мәчеткә алып кайта. Кайбер районнарда мохтаҗрак гаилә икән, бу акча сезнең үзегезгә тиеш, дип калдырып китүчеләр дә бар.
– Әйе, үзем дә шулай итәм. Әйтик, ире үлеп, кечкенә балалар белән тол калган хатынга, йортлары янган кешеләргә сәдака тиеш.
– Ә сәдака акчасының күләме бармы?
– Олырак хәзрәтләрдән, кимендә ашамлык алырлык булырга тиеш, дигәнне ишеткән бар, ләкин ниндидер чик куярга ярамый. Мәчеткә ярдәм сорап килүчеләргә мөмкинлектән чыгып булышам һәм Аллаһтан ярдәм сорагыз, үзегез дә сәдака бирегез, дим. Кибеттән ярма сатып алып яки өйдәге ипи валчыгын, калган ризыкларны кошларга ашату да сәдака хисабыннан бара. Азактан дога кылырга кирәк.
– Кайбер дин әһелләре сәдаканы мәчеткә, мәдрәсәгә бирү саваплырак, дигән фикердә.
– Әйе, килешәм. Ни өчен дигәндә, мәчеткә сәдака биреп, син үзеңнең авылыңның, мәхәлләнең мәчетен карап торасың. Анда халык җыела, гыйбадәт кылына икән, савабы сиңа да килә. Мәдрәсәгә ярдәм иттең ди, шул сәбәпле укытучыга хезмәт хакы түләнә, ул дистәләгән шәкертне дин сабагына укыта, алар үз гыйлемен башкаларга бирә, ягъни өзелмәс савап дигән сүз. Ураза тоткан кешене авыз ачтыручыга ураза тоткан кебек савап языла дигән нәрсә бар бит, монда да шулай. Хәдисләр буенча, сәдаканы, иң беренче, үзеңә бирешле, ягъни әҗәтләрдән котыл. Аннары гаиләңне кара, туганнарыңа ярдәм ит, шуннан соң башкаларга өлеш чыгар. Синең ярлы туганың бар икән, әллә кайдагы читләргә ярдәм итеп йөрү шулай ук бик дөрес булмас.
Фәния АРСЛАНОВА
Фото: tatar-today.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев