Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Радик Сабиров: Бүгенге көн укучысы файдалы киңәш, сорау-җавап һәм дин рубрикаларын яратып укый

Нәкъ утыз ел элек 17 август көнне «Шәһри Казан» газетасының беренче саны дөнья күргән.

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров фикеренчә, бүгенге көн укучысы газетадан матурлык эзли. Бу хакта ул «Татар-информ» яза.

«Интернетта иң популяр темалар — шоу-бизнес һәм фаҗигаләр, ә газета укучысын ул темалар җәлеп итми. Элек безнең газетада криминал рубрикасы булган. Без бер колонка итеп кенә ул рубриканы кайтарып карадык, тик укучы аны  кабул итмәде. Шунда ук кире элемтә килде», — диде баш мөхәррир.

Радик Сабиров укучыларның файдалы киңәш, сорау-җавап һәм дин рубрикаларын яратып укуларын әйтеп узды. «Халыкны укудан мәхрүм итмәскә кирәк, чөнки халык укый башлады. Ул пандемия вакытында аеруча сизелде. Авыр булыр дип курыккан идек, ә укучыда, киресенчә, ихтыяҗ артты», — дип сөйләде Сабиров.

Утыз ел элек 17 август көнне «Шәһри Казан» газетасының беренче сигнал саны укучыларга барып җиткән. «Ул вакытта милләт язмышы турындагы темалар актуаль булган һәм әдәбиятка бик зур урын бирелгән. Ул редакциядә  шагыйрьләр күп эшләү белән бәйле булгандыр», — диде газетаның баш редакторы. 

фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев