Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«ПВХ чыршылар иң кулай бәяле»: ясалма чыршы сайлау буенча белгеч киңәшләре

Яңа ел бәйрәмнәренә дә күп калмый. Кибет һәм базарларда халык, мәш килеп, чыршы сайлый. Әлбәттә, чын чыршыга өстенлек бирүчеләр дә бар. Әмма ясалма чыршы сайлаучылар күбрәк ди, сатучылар. Дөрес сайланган ясалма чыршы әллә ничә ел куандырып торачак һәм шактый гына акчаны янга калдырачак бит. Чыршы сайлау буенча консультант-сатучы Гүзәлия Вафина түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кушты.

  1. Сертификаты бармы? Беренче чиратта ясалма чыршының янгын куркынычсызлыгы сертификатлары булуын тикшергез. Әгәр тартмада тиешле билге юк икән, сез чыршының янып китү ихтималын тикшереп карауларын сорый аласыз. Әгәр дә ул дөрләп яна башласа, аны алмавыгыз хәерле.  Әлбәттә, кибеттә моны эшләү мөмкин булмаса да, базардан алганда тикшерергә мөмкин.
  2. Кем җитештергән? Россия җитештерелгән чыршылар сыйфатлы һәм бәяләре дә кулай булу белән аерылып тора. Кытай җитештерүчеләре икенчел чималлар кулланып эшләгәнлектән, аннан кайтарылган чыршының ят исе булырга мөмкин һәм куллану вакыты азрак булачак. Гадәттә, алар формаларын да тизрәк югалталар. Европадан кайтарылган ясалма чыршылар шулай ук барлык сыйфат стандартларына туры килә. Аларның бәяләре безнекеләрдән кыйммәтрәк.
  3. Нинди ысул белән ясалган? ПВХ чыршылар иң кулай бәяле һәм матур булулары белән аерылып тора. Аның энәләре  йомшак һәм чәнчеми.

Кылсыман энәләрдән ясалган чыршылар наратка охшап тора. Аның ботаклары бик купшы һәм күләмле.

Коеп ясаганнары чын чыршыга бик охшаган. Мондый резинасыман чыршылар алда әйтелеп үткәннәргә караганда озаграк хезмәт итә. Алар экологик яктан чиста, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә иң туры килә торганы.

Чыршының зурлыгы нинди булырга тиеш?

Чыршы сайлаганчы, аны кая урнаштырасыгызны уйлагыз. Бәйрәм гүзәленә сез күпме мәйдан бирергә әзер? Кечкенә бүлмәләр өчен өстәл чыршылары сайларга мөмкин.  5 метрга кадәрге биеклектәге чыршылар зур йортлар, заллар  өчен яхшы булыр, ә шәһәр фатирлары өчен 2,5 метрга кадәр озынлыктагыларын сайларга киңәш ителә.

Ныклыгы ничек? Чыршы алганда аның каркасына да игътибар итегез.  Ул авып китәргә һәм бөгелергә тиеш түгел. Ә ботаклардагы  ылысларын учыгызга алып ышкып карагыз, коелмаса, димәк, чыршы ышанычлы. Ботакларның сыгылмалылыгын тикшерү өчен бөгеп карагыз. Әгәр ул бераздан үз формасына кайтса, аңа эленгән уенчыкларны да чыдатачак дигән сүз.

Ничә елга җитәчәк? Гадәттә сатып алучыларга чыршының ничә ел хезмәт итүен дә игътибарга алырга кирәк.  ПВХ чыршылар 10 елга җитә. Ә коеп ясалган чыршыларның гомере – 50 елдан артык.

Кыскасы, чыршыны әлеге киңәшләрне истә тотып сайласагыз оттырмассыз.

"Ватаным Татарстан"

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев