Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Путин Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгын бетерә

Россия Хөкүмәтендә үзгәрешләр бара. Кайбер министрлыкларның исеме дә үзгәрәчәк, бер министрлыктан ике министрлык та барлыкка киләчәк. Яңа министрлар исә җомга көнне ачыкланыр дип көтелә.

Кремльнең рәсми сайтында кызыклы гына мәгълүмат барлыкка килде. «Башкарма хакимиятнең федераль органнары структурасы турындагы» Указда шактый гына үзгәрешләр кертелгән. Әйтик, Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгы якын киләчәктә ике структурага бүленгән: мәгариф министрлыгы — аерым, ә фән һәм югары белем министрлыгы аерым булачак, дип яза Идел.

Россия Хөкүмәтенең иске яңа рәисе Дмитрий Медведев ил президенты Владимир Путин белән очрашуда яңа җитәкче-министрлар турында җомга көнне хәбәр итәрбез дип белдергән иде.

Чыганагы

Татар-Информ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев