Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Путин: “Россия вакциналары коронавирусның яңа штаммнарына каршы нәтиҗәле көрәшә”

Россиядә коронавирус инфекциясеннән уйлап табылган вакциналар чирнең яңа штаммнарына каршы нәтиҗәле көрәшә. Үткәрелгән сынулар шуны раслады, дип белдергән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин.

“Миңа әйтүләренчә, хәзерге вакытта бездә гамәлдә булып килүче вакциналар бөтен Европаны (хәер, аны гына да түгел әле) куркуга салган теге штаммнарга каршы да нәтиҗәле чара булып тора”, – дигән дәүләт башлыгы Федераль медицина-биология агентлыгы  (ФМБА) җитәкчесе Вероника Скворцова белән очрашуында. “Бу вакциналарны сынау нәтиҗәләре аларның яңа штаммнарга каршы тора алуын да күрсәтә”, – дип басым ясап әйткән Путин.

Скворцова билгеләп үткәнчә, пандемия чорында агентлык Россиядә коронавирусның 3,5 мең мутациясен ачыклаган, шул турыда "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев