Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Помидорларны «пасынковать» итәргәме, юкмы?

Пасынкование — яшелчәлектә  югары уңыш алуга багышланган агротехник чара.  Ул яшелчә куагының дөрес формалашуына булыша. Чара яшелчәне  җимеш бирми, әмма үсемлекнең көчен ала торган артык  ботакларыннан арындырудан гыйбарәт.  

Помидор куаклары актив рәвештә ботакланып үсә торган бакча культураларына керә. Үсешкән саен үсемлек яфраклары һәм кәүсәсе арасында  ботаклар пәйда була. Карап торышка ук бу ботаклар өстәмә, артык кебек тоела, куакның “бертуган” ботагына охшамаган, шуңа да аларны “пасынок” дип атаганнар. Алар үсемлек җимешләренең файдалы матдәләрен алып торалар. Мондый ботакларны алып ташлау русча пасынкование дип атала.

1. Бу ботакларны алар 5 см.га җитмәс борын алып ташлау урынлы.

2. Аларны сыныдырып яисә өзеп алырга, әмма кисмәскә.

3. Чәчкәгә бөгәрләнгән ботаклардан түбән урнашкан барлык пасынокларны да өзеп ташларга киңәш ителә. Әгәр пасыноклар чәчкәгә бөгәрләнгән ботаклардан югары урнашкан икән, аларны калдырырга мөмкин.

4. Пасынокларны өзеп ташлаганда помидорларның җиргә тиеп торган ботакларын да өзәргә кирәк. Яшелчәнең кәүсәсе коры, бар яклап та кояш карый  һәм җилли торган булуы зарур.

Чыганак: my-fasenda.ru

tatar-today.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X