Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Пенсия алды яшендәге чирмешәнлеләр белемнәрен арттыра

Райондагы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең пенсия алды яшендәге 11 кешесе WorldSkills берлегенең 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен тормышка ашырыла торган махсус федераль программасы аша заявка бирделәр һәм сайлап алынган компетенцияләр буенча укырга керештеләр.

2024 елга кадәрге чорда пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча махсус бу программа һәм мондый укуларны оештыру планы РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 30 декабрендәге 3025-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган.

Программа нигезендә, пенсия алды яшендәге гражданнар өчен хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелекне һәм һөнәри мобильлекне тәэмин итүче, булган белемнәрен, күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерү максатларында укулар узу хокукы каралган. Монда пенсия яшендәге гражданнар катнаша.

Фото «Мәрхәмәтле йөрәк» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев