Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Педагоглар белән 10 елдан соң нәрсә булачак?

Хәзерге вакытта мәктәпләргә 10-11 процент педагог җитми.

РФ мәгариф министры Ольга Васильева әйтүенчә, Россиядә педагогик вузларны ел саен 70 меңгә якын белгеч тәмамлый, ләкин мәктәпләргә эшләргә яртысыннан азрагы гына килә. Бу хакта “Интерфакс” яза.

“Ел саен булачак педагоглар 73 мең бюджет урынына укырга керә, шул кадәре үк вузларны тәмамлый. Ләкин аларның 33-34 меңе генә мәктәпләргә килә,” - диде Васильева, чәршәмбе көне “Педагог: профессия, сәләт, сәнгать” дип аталган Бөтенроссия яшь укытучылар форумында чыгыш ясаганда.

Министр Россия мәктәпләрендә кадрлар мәсьәләсе кискенләшүен әйтте. Бүгенге көндә мәктәпләрдә 1 млн 308,5 мең укытучы эшли, якынча 10-11 процент педагог җитми, ә 2029 елда 180 меңгә якын кадр җитмәячәк.

Бүген 29 яшькә кадәрге яшь педагоглар 5,5 процент өлешен генә тәшкил итсә, 2029 елга хәл уңай якка үзгәрмәс, дип ассызыклап китте Васильева.

«Яшь педагогларны мәктәпкә җәлеп итү буенча уңай динамика бар, ләкин ул гына җитеп бетми. Зур тәҗрибәгә ия булган хөрмәтле коллегаларыбыз эшләгәнгә генә без әлегә “батмыйбыз”. Мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү төп мәсьәлә булып кала. Иң мөһим бурыч - яшь педагоглар мәктәпкә килсен, ә тәҗрибәле укытучылар аларның остазлары булсын,” - дип ассызыклап үтте министр.

tatar-inform.tatar

фото из архива

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X