Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Пандемия Россиядә 972 кешенең гомерен өзгән

Федераль оператив штаб 30 апрель иртәсенә шундый мәгълүмат китерә: илдә коронавирус инфекциясеннән 972 кеше һәлак булган, бу вирус 99 мең 399 кешегә йоккан.

Соңгы бер көндә коронавирусны 5841 кеше йоктыруы ачыкланган, үлүчеләр – 105 кеше.

Татарстанда инфекция 752 кешедә беленгән, 1 кеше үлгән.

Дөнья күләмендә статистика мондый: пандемия 3 миллион 193 мең 886 кешедә ачыкланган, 227 мең 638 кешенең гомере өзелгән, 10 мең 485е – соңгы бер көндә.

Россия лидеры Владимир Путин, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү белән бәйле, әлегә эш көннәре булмаган режимны 11 майга кадәр озайтты, гражданнарны үздисциплинага өндәде. Эпидемияне киметүгә ирешеп, коронавирус белән бәйле чикләүләрне киметү ихтималын да әйтте.

Май бәйрәмнәрендә дә, хөрмәтле чирмешәнлеләр, өйдә генә торыйк, аралашудан, кунакка йөрүләрдән тыелыйк, гигиена таләпләрен төгәл үтик. Кибеткә, даруханәгә битлек киеп барыйк. Бу иң элек үзебез һәм якыннарыбыз өчен кирәк.

Ярдәм кирәккәндә “Кайнар линия” телефоннары:

“Ярдәм итәбез” колл-үзәге (8843)598-3-598.

# “Без бергә” номеры 8-800-200-34-11.

Бердәм “Кайнар линия”: 8-800-222-59-00; 2-2830; 2-58-36.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев