Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Өстенә 10 тонна ашлык ишелгән

Бичара күпме генә чыгарга тырышса да, чыга алмаган.

Фаҗига Татарстанның Арча районында булган. Анда ындыр табагын киптерү базында эшче һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү комитетының башлангыч мәгълүматлары буенча, 50 яшьлек ир чокырга төшкәч, аның өстенә 10 тонна арыш орлыгын бушатканнар. Хезмәттәшләре шактый вакыт узгач кына ирнең юклыгын күреп алган. Ир үзе чыгарга тырышкан, ләкин булдыра алмаган, һәлак булган.

Тикшерүчеләр предприятиедә уздырыла торган эшләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү өчен җаваплы вазыйфалы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя бирергә ниятли.

Һәр җирдә саклык һәм игътибар таләп ителә дә соң. Урып-җыюның кызган мәле, басуда да, ындыр табагында да һәркем сак булсын иде.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев