Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Өч баласын урманга илтеп ташлаган

Бер хатын өч баласын, анадан тума чишендереп, урманда калдырган.

Ул аларны шул рәвешле үтермәкче булган. Бу хәл Мәскәү өлкәсендә булган.

Тикшерү фаразы буенча, 11 февраль кичендә өч баласын үтерергә карар кылган 33 яшьлек хатын аларны Яңа Мәскәү территориясендәге урманга алып бара. Анда ул аларны чишендерә һәм суыкта калдыра, дип сөйләгән Тикшерү комитеты вәкиле.

Аның сүзләренә караганда, балаларга бер егет юлыккан, бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр иткән. Төрле дәрәҗә туңу алган балалар (ә аларның кечесенә бер яшь тә юк) кичекмәстән дәваханәгә китерелгән, анда аларга ярдәм күрсәтелә. Хатын, шулай ук, дәваханәгә салынган, тиздән табиблар аның психик сәламәтлеген тикшерәчәк.

Россия Җинаять кодексының ике һәм аннан да күбрәк кешене, шул исәптән ярдәмчесез хәлдә булган балигъ булмаганнарны үтерүгә омтылу мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев