Ноябрь аенада бакча эшләре
Ноябрь – көзнең соңгы ае, аны халыкта элек “кыш башы” дип тә атаганнар. Ноябрьдә көннәр торган саен кыскара бара, еш кына салкын яңгырлар ява. Шул ук вакытта һава температурасының да сизелерлек түбәнәюе күзәтелә. Бу айда кар төшүе дә гадәти хәл.
Бу чорда бакчадагы җиләк-җимеш агачлары чагыштырмача тынычлык фазасына керәләр, салкын кышка әзерләнәләр. Берьеллык ботаклар астан өскә табан өлгерәләр. Шуны онытмаска кирәк, туфракта азот күбрәк, ә калий азрак булган очракта ботакның өске өлешләре өлгерә алмый кала. Игътибарлы бакчачы моны ботак очларында коелмый калган яфракларга карап сизә.
Ноябрь аенда бакчачы үзенең бакчасын даими күзәтеп-тикшереп торырга һәм вакытында эшләнеп өлгермәгән нәрсәләрне башкарырга бурычлы. Мәсәлән, җимеш агачларының төпләренә мүлчә җитәрлек җәелгәнме? Эш шунда, әгәр көннәр салкынайтып җибәрсә, туфракның кинәт тирән туңуы бар. Шуңа күрә, агач төпләрен торф, черемә, тирес, агач чүбе һәм коелган яфраклар белән капларга киңәш ителә. Мүлчәнең калынлыгы 8-10 см. чамасы булырга тиеш.
Ноябрьдә җимеш агачларының кәүсәләрен урау эшен төгәлләргә кирәк. Агач штамб-ларын һәм кәүсәдән чыккан скелет ботак-ларны нарат ботаклары, камыш белән уратып бәйләгез.
Күпләр: “без урманга барып нарат ботаклары әзерләп йөри алмыйбыз” диләр. Ә бит бу максатка аяк астында тулып яткан – пластик шешәләрне кулланырга мөмкин. Моның өчен аларның бугазыннан һәм төбеннән кисеп ташлап, озын буйга ярырга һәм үсентегә уратып кидереп куярга мөмкин. Шешәнең түбән өлешен туфракка батырып кертегез һәм әйләнәли шпагат белән бәйләгез. Әгәр дә агачның штамбы биек икән, берничә шешәне бер-берсе өстенә бастырып бәйләгез. Мондый кайгыртудан соң сезнең агачларга бернинди дә куяннар да, кимерүчеләр дә куркыныч булмас.
Әгәр дә җәй салкын, яңгырлы яки, киресенчә, артык кызу килгән икән, җимеш агачлары аны бик авыр кичерә. Шулай ук артык юеш участокларда үссә, артык күп уңыш бирсә, туфракта азот матдәсе артык күп, корткычлар бакчаны басып алган булса да агачларга җиңелгә туры килми. Бакчачы менә боларның барсын да исәпкә алып, үз вакытында тиешле чаралар күрергә тиеш.
Ноябрьдә, яфраклар коелып беткәннән соң, агач ботакларында мумияләшкән җимеш-ләрне күрергә мөмкин. Әлбәттә, корышкан булалар, чөнки аларны җимеш череген уятучы бактерияләр зыянлаган. Мондый җимешләр карая, шомара, ялтырыйлар, аннан кибәләр, бөрешәләр һәм башкалары коелганда агачта эленеп калалар.
Мондый бозык җимешләр ботакта ике еллап эленеп торырга мөмкин, аларның зарарлы споралары җил һәм яңгыр, бөҗәкләр белән таралалар. Безнең Башкортстанда алар еш очрый һәм җиләк-җимеш агачларына зур гына зыян китерәләр.
Җимеш череге белән көрәш ысулы – ноябрь аенда агачлардан һәм җирдән зыянлы җимешләрне җыеп алып, юк итү. Көзен корткычлар берничә ябышкан яфрактан торган ояларга җыелалар, ул оя, гадәттә, үрмәкүч авы белән ботакларга беркетелгән була.
Көзен яфраклар коелып беткәч тә корткычлар белән тулы оя агачта эленеп кала. Ә яз җиткәч, бөреләр бүртә башлагач, корткычлар оядан чыгып, бөреләргә зыян сала. Соңрак алар агач кәүсәсе буйлап таралышалар, җиләк-җимеш агачларының яфракларын ашыйлар, чәчәк, аннан җимшәннәрен зарарлыйлар. Әлеге зарарлы бөҗәкләр белән көрәшү юлы – ноябрь аенда шул ояларны юк итү.
Кояш зыян салмасын!
Кышын агач штамбларын кояшның артык чагу нурларыннан саклау өчен ноябрь аенда, һава температурасы +2, +4 градус чамасы торганда, агач кәүсәләрен известь яки су эмульсияле (водоэмульсионка) буяу белән агарталар. Ак буяу кайры өстендә атмосферага каршы торучан, яңгырларда юылмый торган, кәүсәдә яхшы сакланучы тышлык барлыкка китерә.
Яктылыкны кире кайтару сыйфаты яхшы исәпләнгән су эмульсияле буяу көздән акланган агачларны артык кызудан да, көчле салкын-нардан да яхшы саклый.
***
Әгәр җимеш агачларыгыз соңрак уянсын, шулай итеп язгы кырауларда зыян күрмәсеннәр дисәгез, кышка агачның бар кәүсәсен известь сөте белән сиптерергә киңәш итә тәҗрибәле бакчачылар. Известьнең юка катламы бөре-ләрне һәм ботакларны корытучы көчле җилләрдән, көчле кояш нурларыннан һәм һава торышының кинәт үзгәрүеннән сакларга сәләтле.
Ноябрь – бакчаны кышкылыкка әзерләүгә мөмкинлек бирүче соңгы ай. Анда кулланган саклау чаралары җимеш агачы һәм куакларына кышны җиңелрәк чыгарга булышыр.
Көзге зарарсызландыру
Ул агачларны инсектицидлар (Актара, Инта-Вир) һәм фунгицидларлар белән эшкәртүне, туфракны казуны, үсентеләрне кимерүчеләрдән саклауны һ.б. үз эченә ала.
Көннәр салкынайту белән җылылык яратучы культураларны өстәмә рәвештә спанбонд белән ябалар һәм торф, агач чүбе, коры яфраклар белән каплыйлар.
Корткычлардан ни коткарыр?
Иртә көздә үк сез агачларны корткычлардан саклаучы билбауларны салдырып, яндырган-сыздыр инде. Салкыннар көчәюгә, корткыч-ларның күбесе йоклар өчен җимеш агачының кайрысы астына яки аның тирәсендәге туфракка кереп күмелә. Шуңа да беренче эш итеп агачларны искергән кайрыдан, мүк һәм лишайниклардан чистартырга кирәк. Яраларын бакча сагызы белән сылагыз.
Көзен ниләр сибәргә?
Яфраклар коелып беткәннән соң агач һәм куакларны 3 процентлы бордос сыекчасы белән эшкәртергә киңәш итә белгечләр. Әлеге чара куркынычлы гөмбәчекләрне – парша, ончыл чык, череклек һ.б. авыруны кузгатучыларны – юк итәргә юнәлдерелгән. Махсус баллон ярдәмендә басым белән сиптерелгән сыекча җимеш агачларын-куакларын, шулай ук чәчәкләр һәм җиләк түтәлләрен зур бәладән коткарырга булышыр.
Ноярь башларыннан да соңга калмыйча агач һәм куакларны, аларның тирә-якларын мочевина (карбомид) белән эшкәртергә киңәш ителә. Аны әзерләү өчен 500-700 грамм препаратны 10 литр суга салып эретәләр. Бу парша һәм тимгел авыруларыннан саклаячак.
Алма бакчасын өстәмә рәвештә 5 процентлы тимер купоросы белән дә сиптерергә мөмкин.
Барлык эшләрне дә җилсез, коры көнне, хәвефсезлек чаралары турында онытмый башкарырга кирәк. Әйткәндәй, зарарсыз-ландыру өчен һәр бакчачының махсус халаты, күзлеге, перчаткалары булырга тиеш.
Казыргамы, юкмы?
Күпләр барыбер дә көзгелеккә бакчаны казып калдыру яклы. Ләкин җирне казыр алдыннан участоктан бар яфракларны җыеп алырга киңәш ителә (чөнки аларда бакча корткычлары һәм гөмбәчек споралары, атап әйткәндә, клястероспориоз һәм коккомикозны уятучылар булырга мөмкин).
Яфракларны җыеп алганнан соң җирне казый башларга мөмкин. Аны үткен көрәк ярдәмендә 15-25 сантиметр тирәнлектә казыйлар. Әгәр туфрак йомшак икән, тырма яки Фокин плоскорезы белән генә йомшартырга мөмкин.
Казыганда күпьеллык чүп үләннәрен һәм туфрак өстендә күренгән корткычларны юк итә барыгыз. Аннан фосфор һәм калий ашламалары кертегез. Һәр өлкән алмагач һәм груша агачы төбенә 300 г. суперфосфат һәм 200 г. калий сульфаты кертелә. Ашламаларны органика белән бергә (тирес яки черемә, торф) агач тирәсендәге туфракка сибегез һәм өстенә су коегыз. Казып кертү дә мөмкин. Тик бу очракта агачларның тамырларын җәрәхәтләүдән сакланыгыз.
Слива һәм чия өчен препаратларны 10 литр сыйдырышлы чиләккә 3 аш кашыгы суперфосфат һәм 2 аш кашыгы калий сульфаты исәбеннән алалар. Һәр өлкән үсенте төбенә 4-5 литр коярга киңәш ителә. Боларны эшләгәндә, агач-куакларыгызга кышкы салкыннар зыян сала алмас.
Яздан көзгә кадәр зур уңыш бирергә тырышып, туфракның уңышсызга да әверелүе бар. Моннан котылу өчен анда тирес кертергә, ә туфракның әчелеген киметү өчен төелгән известняк, сүндерелгән известь, доломит оны яки агач чүбе кертергә киңәш ителә.
Бакча казуны коры көнне башкаралар, чөнки юеш булса, ул тагын да тыгызланачак, катачак кына. Һәм истә тотыгыз: көрәкне кыеклап түгел, ә җир өстенә вертикаль тоткан хәлдә казып кертегез.
Бүген без бакча тәрбияләгәндә агач-куакларны ничек һәм ниләр белән зарарсыз-ландыру турында сөйләштек. Ләкин, дуслар, көзге эшкәртүнең генә азрак булуы мөмкин әле, шулай булгач, искәртү чараларын безгә әле язын да, җәен дә кабатларга туры киләчәк.
Фото pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев