Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Әнисе 5 яшьлек кызына пычак белән ташланган

Иглин районының Старокубово авылында фаҗига була. Мунчада балаларын юындырганда 40 яшьлек хатын кинәт кенә пычак белән 5 яшьлек кызына ташлана.

Алдагы көнне Иглин районының Старокубово авылында фаҗига була. Мунчада балаларын юындырганда 40 яшьлек хатын кинәт кенә пычак белән 5 яшьлек кызына ташлана. Балалар ачыргаланып кычкырган тавышка әтиләре йөгереп килә һәм тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта.

Җирле авыл советының опека бүлегендә хәбәр итүләренчә, 8 бала тәрбияләнгән гаилә Старокубово авылында рәсми рәвештә теркәлмәгән була. Күп балалы гаилә бирегә  яңарак күченгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын психик авырудан интеккән.

Бәхеткә, сабый исән кала. Пычак йөрәк яныннан үтеп, бер як үпкәне җәрәхәтли. Нәни кызга кичекмәстән  операция ясыйлар, әлеге вакытта ул дәваханәдә.

Тикшерүчеләр гаиләнең яшәү шартларын тикшерә. Фаҗиганең барлык нечкәлекләре чыклана.

РФ ТКның БР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Евгений Каневский: “Җинаятьтә шикләнелүче кулга алынган, аның белән тикшерү эшләре алып барыла. Хатынга карата суд-психологик экспертизасы үткәрү күзаллана. Тикшерү дәвам итә”, дип яза Өмет.

Фото ачык чыганактан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X