Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Нинди тарак сайларга?

Тарак нинди материалдан эшләнүенә карамастан, иң мөһиме – баш тиресен тырнардай очлы кырыйлары булмасын. Тарак тешен бармак белән сыйпап тикшерегез. Аның теше бармакны авырттырырга тиеш түгел. Дөрес сайланган тарак чәчләрнең сәламәтлегенә һәм матурлыгына йогынты ясый.

Пластик тарак очсыз һәм тиз сынучан була, чәчләрне “магнитландыра”.

Металл тарак – “озын гомерле”, әмма чәчтарашлар аны көндәлек кулланырга кушмый. Чәчне фен белән киптергәндә мондый тарактан файдаланмагыз, чөнки ул эссе һава белән җылына һәм чәчләргә зыян китерә.

Агач тарак табигый материалдан эшләнә, юеш чәчне әйбәт тарый, “магнитландырмый”, чәч очларын икеләндерми. Ләкин агач таракны даими чистартып торырга кирәк, анда гөмбәләр тиз үрчи.

Нейлон таракны чәч турайтканда файдаланыгыз, ул баш тиресенә массаж ясый, ләкин калын, бөдрә чәчләргә туры килми.

Эбонит тарак чәч буяганда кирәк. Аны эссе су белән юарга һәм кояш яктысында калдырырга ярамый.

Керамик таракны кулланганнан соң, чәчләр йомшак һәм шома булып кала.

Силикон тарак чуалган чәчләрне бер-берсеннән тиз аера.

Көдрә чәчлеләргә теш арасы 6-7 миллиметр, теш калынлыгы 3-4 миллиметр булган тарак сайларга киңәш ителә. Мондый тарак юеш яки химик ысул белән бөдрәләнгән чәчләрне тарау өчен дә кирәк. Кыска чәчне тарау яки чәч юлын ачу өчен сирәк тешле тарак сайлагыз.

Таракны атнага бер мәртәбә шампунь белән юыгыз. Әгәр чәчегез майлы икән, ешрак юарга да мөмкин. Чөнки тарак тешенә эләгеп калган пычрак чиста чәчкә дә күчә. Таракта чәч калдырмагыз. Исегездә тотыгыз: тарак – шәхси әйбер. Аны кемгәдер биреп торырга яки башка кешенекен алырга ярамый. Белгечләр таракны ел саен алмаштырырга киңәш итә.

http://kukmor-rt.ru

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев