Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Нәрсәне суыткычта сакламаска мөмкин?

Суыткычка бозылмасын өчен рәттән барасын да төзергә өйрәндек. Ә кайбер азык-төлекне салкын урында сакламаска да мөмкин икән.

1. Акмай. Ул озак вакыт өстәлдә торса да, бозылмый. Бигрәк тә, тозланган булса. Ата-бабаларыбыз майны кызыл балчыктан ясалган савытларда саклаган.

2.Кавын белән карбыз. Аларны суыткычка куйсагыз, башка әйбергә урын калмаячак. Киселмәгән җимешләр бүлмә температурасында да тора ала. Ә тураганнан соң, әлбәттә, суыткычка куярга кирәк.

3. Шоколад пастасы. Nutella кебек продуктларны кухня шкафында сакласагыз да була.

4. Алма. Бу җимешне суыткычка куймыйча да атналар буе саклана. Аларны башка җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән аерым сакларга кирәк.

5. Тортлар. Аларны суыткычтан тыш сакларга ярый, тик герметик контейнерларда 2-3 көннән дә артык түгел.

6. Базилик. Үлән салкынга сизгер, этилен газы бүлеп чыгара, ә ул башка продуктларны боза.

7. Бал. Бу продукт беркайда да бозылмаячак.

8. Суган. Суыткычта аның исе башка продуктларга күчәчәк. Салкында сугандагы крахмал шикәргә әйләнә, яшелчә йомшара башлый. Салкынча, коры, җиләс җирдә, челтәр капчыкта саклавыгыз яхшырак.

9. Икмәк. Ул да суыткычта озаграк сакланмый.

10. Помидор. Суыграк булган саен, помидорның тәме югала. Алар өчен иң яхшы урын - тәрәзә төбе.

11. Сарымсак. Ул үзен суыткычтан тыш та яхшы хис итә. Ябык контейнерларда, пластик пакетларда сакламагыз.

12. Бәрәңге. Аны саклау өчен салкынча, җиләс урын кирәк. Аның да крахмалы суыкта шикәргә әйләнә.

13. Банан. Алар туры кояш нурларын ярата. Тизрәк өлгерсен дисәгез, помидорларыгыз янәшәсенә, тәрәзә төбенә куегыз.

14. Шоколад. Бүлмә температурасында сакланган шоколадның тәме яхшырак тоела.
 

Чыганак

Фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев