Ничек исән калдың, сабый?
Табиблар баланың борыныннан өч әйбер алган.
Түбән Новгород табиблары гадәти булмаган операция үткәргән. Алар ике яшьлек баланың борыныннан берьюлы өч предмет алган.
Баланың әти-әнисе, аның тын юлларында нәрсәдер барлыгын сизгәч, шунда ук дәваханәгә ашыккан. Аларны дежур табиблар кабул иткән. Оториноларинголог баланың борыныннан диаметры 3 миллиметр булган өч магнит тартып чыгарган.
Билгеле булуынча, бу магнитлар белән гаиләдә өлкән балалар уйнарга яраткан.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев