Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мөселманнарның йокы әдәпләре

Начар төшләр күрмичә, тыныч йокларга теләсәк, шәригатьтә каралган “йокы әдәпләре” дип аталган кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Шушы әдәпләрнең беренчесе - иртәрәк йокларга яту (медицина галимнәре раславынча, организмны ял иттерә торган иң файдалы булган тирән йокы вакыты - ул төннең беренче өлеше (бигрәк тә төнге уникегә кадәрге вакыт аралыгы).

Икенче мөһим әдәп - йоклар алдыннан күп ашамау. Тулы карынга йоклау нәтиҗәсендә организм тиешенчә ял итә алмый, шулай ук бу начар төшләр күрүгә дә сәбәп булырга мөмкин.

Мөһим йокы әдәпләренең тагын берничәсе - йокларга ятар алдыннан бәдрәфкә кереп чыгу һәм тәһарәт алу.

Төн җитеп, йокларга җыенган кеше, өй ишеген бикләп, ризык өстен капларга һәм утларны сүндерергә тиеш. Болардан тыш, юрганны җиңелчә селкергә, урын-җирне сыпырып алырга да киңәш ителә.

Сөннәт буенча уң як янга ятып, уң кулны яңак астына куеп йоклау дөрес санала. Шулай ятканда йөзең кыйбла тарафына юнәлгән булырга тиеш (шушы рәвешле йоклау “мөэминнәр йокысы” дип атала). Башың белән кыйблага таба ятып йоклау да дөрес, әмма аякларны кыйблага таба сузып яту дөрес түгел.

Шуңа да игътибар итәргә кирәк: шәригать буенча йөзтүбән (эчкә) капланып йоклау ярамый (начар төшләр керүгә сәбәп булуы ихтимал). Йокы вакытында тәннең ябулы булуын, гаурәт җирләрнең ачылып китмәвен дә кайгыртырга кирәк.

Сөннәткә туры китереп яткач, “Аятел-көрси”не уку бик файдалы. Хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, йоклап китәр алдыннан “Аятел-көрси” укыган кешене фәрештәләр төне буе саклый, җен-шайтаннар исә бернинди зыян сала алмый.

Шунысы да мөһим: йокларга яткач, көн дәвамында башкарылган эш-гамәлләреңне барлап, хата-кимчелекләрең, гөнаһларың өчен тәүбә итеп, Аллаһтан ярлыкауны сорарга, аннары исә сиңа ниндидер начарлык эшләгән, нинди дә булса зыян салган кешеләрне ихластан гафу итәргә кирәк. Бу саф йөрәк вә тыныч күңел белән йоклап китәргә, төн дәвамында яхшы йокларга һәм ял итәргә ярдәм итәчәк, дип яза “Иман нуры”.

Иртән торгач, битеңне кул учлары белән ышкып алырга һәм “Әлхәмдү лилләһ!” дип Аллаһны искә төшерергә кирәк. Торып утыргач, шушы доганы уку сөннәт булып санала: “Әлхәмдү лилләһилләзии әхйәәнәә бәгдә мәә әмәәтәнәә үә иләйһиннүшүүр” (“Үлем биргәннән соң безне яңадан терелткән Аллаһка мактау булсын, без барыбыз да Аңа кайтачакбыз”).

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев