Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мошенникларның яңа алымын белеп торыгыз!

Сезгә дә таныш түгел номердан шалтыратып, телефонны алгач яки алганчы өзеп куялармы ул?

Бу - җинаятьчеләрнең яңа алымы. Алар корбаннарына шалтырата да, ул трубканы алгач, өзеп куялар. Берни абайламыйча, кеше үзе үк "кем икән бу" дип, мошенникларга шалтырата. Ә аннан соң барысы да элекке схема буенча...

Телефон мошенниклары русиялеләрне алдауның яңа төрен бер ел элек кенә уйлап тапкан. Хәзер алдарлар абонентларга турыдан-туры үзләре шалтыратмый да, сәгать буе аларның колагына токмач элми. Корбаннар үзләре үк аларга шалтырата, шуңа күрә мошенникларның телефоннарын "спам" дип билгеләп тә, блокка куеп та булмый, дип белдергән "Касперский лабораториясе" белгечләре.

"Җинаятьчеләр хәзер шалтыраталар да, трубканы ташлыйлар. Әгәр кеше үзе шалтыратса, алар алга таба үзләренең гадәти социаль инженерия ысулларын куллана башлый, ягьни элеккечә үк алдалау, акчаны күчертү өчен бар осталыкларын эшкә җигәләр", - дигән "Касперский лабораториясе" компаниясенең вәкиле Сергей Голованов.

Гадәттә, мошенниклардан кергән номерлар, интернет системасы аша спамга эләгеп, алардан килүче шалтыратулар өзелгән һәм абонентларга барып җитмәгән. Ә хәзер кешеләрне алдарлардан саклау авырлашкан, чөнки корбан үзе үк мошенникка шалтыратып, акчаларыннан колак кага икән.

Билгеле булганча, 2020 елда телефон мошенниклары аркасында 66 миллиард сум акчаларын югалткан, "Кызыл таң" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев