Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Мәхәббәт болытлары» десерты ясау ЫСУЛЫ

Якын кешеңнең мәхәббәтен… ашказаны аша да яулап була! 14 февраль бәйрәмендә сөйгәнегезне тәмле ризык белән куандырсагыз, шәп бүләк булыр ул!

Кирәк булыр:

  • 200 г виктория җиләге,
  • 150 г шикәр пудрасы,
  • 3 аш кашыгы лимон согы,
  • 15 г желатин.

Җиләкне, лимон согы һәм шикәр пудрасын блендер ярдәмендә ботка рәвешенә килгәнче изәбез. Әзер измәне кәстрүлгә бушатабыз һәм желатин өстибез. Болгатабыз һәм 5 минутка калдырабыз. Шуннан соң измәне утка куеп, желатин эреп беткәнче тотабыз. Әзер массаны зур касәгә бушатабыз һәм бераз ял иттерәбез. Шуннан соң аны миксер ярдәмендә күпертәбез. Измә ак төскә керергә тиеш. Шуннан соң аны алдан үсемлек мае сөртелгән пергамент кәгазенә җәябез. 10 сәгатькә (24 сәгатькә калдырсагыз, тагын да яхшырак) бүлмә температурасында тотабыз. Ул каткач, шикәр пудрасы сибәбез һәм төрле формалар ярдәмендә (йөрәк, йолдыз, чәчәк, түгәрәк һ.б.) әзер тәм-томны кисеп алабыз.

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев