Минималь хезмәт хакы айга 11 мең 280 сумнан ким булмаска тиеш
2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь эш хакы аена 11280 сум итеп билгеләнде.
Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында 1 гыйнвардан эш хакының минималь күләмен аена 12000 сум итеп билгеләргә тәкъдим ителә.
Минималь хезмәт хакын түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлкәсендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартыла.
Әгәр дә эш вакытының айлык нормасын тулысынча үтәп тә, эш хакы күрсәтелгән минималь күләмнән ким икән, үз хезмәт хокукларыгызны яклау һәм чаралар күрү өчен, Татарстан Республикасында Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, шулай ук район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә (тел. 84396)-2-58-38 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев