Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Миңнеханов: Мәктәпләр 1 сентябрьдән гадәти форматта эшли башлаячак дип өметләнәм

Республикада укучыларны дистанцион укытуга җибәрмәс өчен барлык мөмкинлекләр дә бар иде, дип саный Татарстан Республикасы Президенты.

Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында мәктәпләрдә дистанцион белем бирүне кертмәскә мөмкин иде, республика уку йортларының гадәти эш режимын оештыру өчен бөтен мөмкинлекләре бар иде. Бу хакта ТР Президентына кандидат Рөстәм Миңнеханов ышанычлы затлар белән очрашуда әйтте.

«Минемчә, әгәр мондый хәл булмаса, дистанцион укытуны мондый стандартка чыгармас идек. Әйе, безгә интернетны көйләргә кирәк булды. Кызганыч, безнең барлык гаиләләрдә дә ноутбук юк иде, бу мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килде. Әмма мин балалар бакчаларында кизү төркемнәр эшләвен әйтергә тиеш, бернинди сораулар да булмады», - дип искәртте ул.

Ул республикада дистанцион укытуны оештырмау һәм гадәти режимда эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар иде, дип өстәде.

«Мин мәктәпләр эшли башлар дип өметләнәм, чөнки мәктәпләр — ул коллектив. Балалар коллективта булырга тиеш. Аңлашыла ки, дистанцион укыту — мәҗбүри чара, әмма ул өстәмә белем булырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, ТР Президентына кандидат Рөстәм Миңнеханов бүген ышанычлы затлар белән очрашу уздырды. Исемлеккә Татарстан үсешенә өлеш керткән 23 кеше кергән. Алар арасында җырчы Салават Фәтхетдинов, танылган кардиохирург Ренат Акчурин, биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе Данис Зарипов, «Зенит-Казан» волейбол клубы тренеры Владимир Алекно, «ICL — КПО ВС» АҖ генераль директоры Виктор Дьячков һәм башкалар бар.

Подробнее: tatar-inform.tatar

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X