Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • «Мин сине яратам!» (Гыйбрәтле язмыш)

    Әнә шул өч сүз Таһир белән Сөембикәнең тормышын чактан гына җимермәде. Яңа елны каршыларга санаулы сәгатьләр калганда, Таһир ваннага кереп юынып чыгарга уйлады. 19 ел бергә яшәп, иренең телефонын кулына алмаган хатынны әллә шайтан котыртты инде. Ул, үзе дә сизмәстән, телефонга үрелде.

    Кирәк бит, ә?! Бармак белән сыпырып җибәрүе булды, анда ниндидер кешедән килгән смс җәелеп ята. «Мин сине яратам!» – дигән бит. Сөембикә бик озак ни булганын аңламый торды. Әмма бөтен тәненнән кайнарлык йөгерде. Нәрсә бу? Ничә еллар буе яратып яшәгән ире кем беләндер чуала түгелме?

    Ир юынып чыкты, хатын берни дәшмәде. Әмма аңынчы теге смсны үз телефонына фотога төшереп алды. Таһир белән Сөембикә, 12 сукканны көтеп торып, бергә шампан шәрабе эчтеләр. Ир хатынына гел матур сүзләрен яудырып торды. Тик Сөембикәнең уеннан теге смс китмәде. Иренең үбүендә дә, кочуында да бернинди җылылык тоймый иде. Әллә нишләде күңеле. Таһир йоклап китте, Сөембикәнең күзенә йокы кермәде. Күз алдыннан студент чаклары үтте. Артыннан егетләр йөрмәде түгел, күп йөрде. Тик нишләптер Сөембикә Таһирны үз итте. Ятим малайның язмышы күңеленә үттеме… Биш яшендә әтисез калган, җитмәсә, әнисендә – яман чир. Сөембикә Таһир өчен барысын да эшләргә әзер иде. Акчасы булса, аңа дип матур киемнәр алып куя. Туган көннәрен истә калырлык итеп үткәрә. Булачак каенанасы да, әллә үләсен сизенеп, Сөембикәне үзләренә чакырып кайтарды. Хәле авыр булса да, елмаерга тырыша иде үзе. Буласы килененең кулын тотты да үтенечләрен тезеп китте:

    – Улымны сакла, кызымны какма. Әниемне онытмагыз. Матур яшәгез, кеше көлдермәгез…

    Тормышлары бик гади башланды аларның. Кеше фатирында яши башладылар. Сөембикәнең бер якыны да юк. Әтисенең кем икәнен белми, әнисе тугач та ташлап калдырган. Балалар йортында гомере үткән кыз өчен гаиләле булу зур бәхет иде. Шуңа ул тормышның якасына ябышты. Бер дә зарланмады. Иренә авыр сүз дә әйтмәде. Таһирга эшеннән тулай торак бүлмәсе биргәч, ир берничә тапкыр өйгә кайтмады. Аны да зурга җибәрмәде. Заводта эше күптер, диде. Күрше хатыннарының бер марҗада кунган дигәненә дә ышанмады. Ирен кадерләп яшәде. Бер-бер артлы ике уллары тугач та, иренә авырлык китермәде. Сабыйларын үзе карады. Заводтан кайткан иренә ял итәргә мөмкинлек бирә иде. Кайчак төннәрен өйгә килгән табибларны белми кала иде Таһиры. Сөембикә гаиләсе өчен бик тырышты. Декреттан эшкә чыгып, ипотекага фатир алдылар. Кредитларын ябып, бернинди бурычсыз яши башлаганнар иде. Кайлардан килеп чыкты бу смс…

    Реклама

    Иртән малайлар кайтып керде. Иренең сеңлесендә Яңа ел каршылаган иде алар. Илфаты әнисенең күңелен шундук аңлады. «Ни булды, әнием?» – диде ул. Сөембикә берни сиздермәде. Баласын борчыйсы килмәде.

    Хатын өчен гыйнвар яллары бик авыр узды. Хатынның кәефсез икәнен Таһир да сизенде. «Авырыйсыңмы әллә, ниләр булды?» – дип сорашты. Сөембикә бер әйтеп тә салмакчы булды, тик тагын туктап калды. Төн йокысызга әйләнде. Әнисенең азапланганын күргән уллары да борчуга төште. Сөембикә түзмәде, олы улына белгәннәрен сөйләде. Илфатка барысын да кызуында сугарга кирәк. Озак үтмәде, ул әтисен урамга чакырып чыгарды. Таһир улына бу хатынны белмәвен, әмма аның әледән-әле үзенә төрле сүзләр язуын әйткән. Бу сүзләргә хатын ышанамы соң? Эченә тагын корт керде Сөембикәнең. Нишләргә соң? Ниһаять, эшкә чыгар көн җитте. Төш вакытында хезмәттәше Алсу белән чәй эчкәндә, ташырга торган күңелгә әллә ни булды. Сөембикә елап ук җибәрде. Алсу исә, Сөембикә апасыннан шактый яшь булса да, баскан җирдә ут чыгара торган кыз иде.

    Башта бөтен әйбергә ачыклык кертте. Сөембикәнең телефонын алып, теге смсны тикшерде. Аннары: «Миндә бер мари хатыны номеры бар. Шуңа язып кара әле», – диде. Гомерендә багучыга бармаган Сөембикәнең кулы телефонга үрелде. Эченнән кичер, Ходаем дип, Алсу биргән номерны җыя башлады. Исәнләшеп, сүзен дә әйтергә өлгермәде. Теге яктагы тавыш: «Иреңнең кешесе бар дип уйлыйсыңмы?» – диде. Сөембикә берни дәшә алмады. Мари хатыны дәвам итте.

    – Ирең сине генә ярата. Бернинди чит хатын-кызы юк. Язып ятучы хатынның иреңә күзе төшкән. Ошата ул аны. Акчасы кирәк. Иреңә әйт: гаиләсен бозасы килмәсә, телефон номерын үзгәртсен.

    Диләрә Гатина

    ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: