Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Мин гомергә кияүгә чыкмаячакмын!» – дип үземә ант бирдем»

Адәм баласына бик яхшы сыйфат бирелгән– һәр нәрсәгә тиз ияләшә. Байлыкка, фәкыйрьлеккә, эссегә, суыкка, бәхеткә, кайгы-хәсрәткә, шул исәптән, чиргә дә. Кайчагында уянып китәсең дә, үзеңне тыңлапятасың – бер җирең авыртмый!

Куркып:“Әллә үлдем микән?!” – дип уйлап куясың. Шулчак үзәккә үтеп аяк сызлап куя, үзеңнең әле исән икәнеңне белеп, җаннаррәхәтләнеп китә инде, җәмәгать. Сәер инде, әнә шул җаныңа үткән сызлау да бәхетбит. Бер генә нәрсәгә ияләшеп булмыйдырул – иреңнән кыйналып яшәүгә.//Татарстан яшьләре//

Мин кияүгә чыкканда бик яшь идем. Хәзерге кибән кадәрле гәүдә дә юк, 48 килолы бер үләксә шунда. Беренче көнне үк Нурисламга: “Мин бөтен авырлыкка түзәрмен, авыр эшләрдә гел янәшәңдә булырмын, кирәк дисәң, 10 бала табып бирермен, тик бер генә нәрсәгә түзмәм – суксаң, шунда ук сдача бирәчәкмен!” – дидем. Нурислам, бик сәерсенеп карап: “Нигә алай дисең, мин ерткычка охшаганмы, яки алдан ук берәр сәбәп күрәсеңме? Шушы яшемә җитеп, минем хатын-кызга түгел, хайванга да кул күтәргәнем юк!” – диде.

Бер вакыйга аркасында мин 14 яшьлек чагымда ук үз-үземә: “Беркайчан да кияүгә чыкмаячакмын!” – дип ант иткән идем. Нишлисең, адәм юрый, Ходай юллый, диләр бит. Аллаһны көлдерәсең килсә, планнарыңны сөйлә дип тә әйтәләр. Ә вакыйга болай булган иде. Иптәшләр белән мәктәптән кайтып киләм. Су буе урамына үзем генә кереп киттем, олы апам яследә балалар табибы булып эшли, аның янына сугылып китәргә уйладым. Ул кияүдә, бер авылда яшәсәк тә, сагындыра бит, һаман күрәсе килә. Кинәт янәшә капка эчендә ачыргаланып кычкырган хатын-кыз тавышы ишетелде. Чәчрәп киттем. Шундый үзәк өзгеч иде бу аваз. Капкага ыргылдым, ә ул эчтән бикле! Бу урамның бер өлеше берьяклы гына, чөнки каршыдан инеш ага. Ике якта да нык кешеләр яшәми. Берсендә авырулар, икенче йорт урыны буш. Дөпелдәгән авазлар аша, хатынның авыр ыңгырашуы ишетелә башлады, шуның артыннан ук нәрсәдер гөрселдәп ауды. Берни күренми, капка шундый шәп эшләнгән, ник бер ярык булсын! Янгын булса төтен чыгар иде, хатын ярдәмгә чакырмый, гомумән, тавыш чыгармый башлады, юк монда бүтән нәрсә. Койма башына үрмәләдем, башта эчкә төшәргә кирәк. Сикереп төштем, ишегалды буш, тонык дөпелдәгән аваз эчтән – лапас ягыннан килә. Шунда йөгердем. Андагы галәмәтне күреп тораташ каттым: әзмәвердәй ир җирдә бөгәрләнеп яткан төенчек кадәрлегенә хатынны типкәли иде. Бу гаиләне яхшы беләм, ир сәер кушаматлы кеше, хатыны – әкәмәт чибәр А. апа –күрше авыл кызы. Ялгышмасам, икенчеме, өченчеме хатыны. Авылда бит ничек яшәвеңне бар кеше белә, хәтта төнлә йоклаганда саташсаң да иртәнгә инде беләләр, әйтерсең, караватың астында йоклыйлар. Бу ирнең авылдашлар алдында дәрәҗәсе югары йөри. Кешеләргә игелекле, ярдәмчел  диләр. Сәер гадәте бар: хатынын эшкә чыгармый, алай гына да түгел, өстеннән йозак белән бикләп китә дип сөйлиләр. Галәмәт каты көнләшә икән диләр.

Ниһаять, абый кеше хатынны типкәләүдән туктады. Күтәрелеп карады. Мине күргәч, ачудан чалшайган йөзенә, кан баскан күзләренә шаккату билгеләре чыкты. Җиргә ябышып каткандай йөрмәскә әверелгән  аякларым кинәт сыгылып китте дә, мин дөпелдәп җиргә аудым. Юк, аңым китмәде, мин кинәт йөри алмаска әйләндем. Соңрак аңлашылганча, мин вакытлыча сөйләшә дә алмаслык хәлгә килгәнмен булып чыкты. Ишегалдында җигүле ат тора иде, ир, ашыгып, башта хатынын күтәреп өенә алып кереп китте, аннан соң мине ат чанасына күтәреп салып, безнең өйгә юыртты. Мине алып кереп караватка салдылар. Абый кеше әнине тышка алып чыгып китте. Дөресен сөйләгәндер дип уйлыйм, тиздән Тәкәнеш сырхауханәсеннән бер табибны утыртып кайтып та җиттеләр. Сорауларына җавап бирә алмадым, телсезләнүем шунда билгеле булды. Табибның: “Көчле стресс, шок, соңгы чиккә җиткән нерв ярсуы”, – дигән сүзләре миңа кагылмый кебек иде, түшәмгә карап ятам, ә күз алдымда бергенә күренеш: кечкенә төенчек кадәр бөгәрләнгән хатын һәм аны типкәләүче әзмәвер. Табиб күз кабакларымны күтәреп карады, аякларны бөкләп, сузып карады, йөрәкне тыңлады: “Хәзергә укол кадыйм, йокларга кирәк аңа, тынычлык кирәк”, – дип, берничә төймә дару эчертте, укол ясады. Йокыга китәр-китмәстә ишетеп ятам, доктор әнигә: “Баланың ни сәбәпле мондый хәлгә килүе мәгълүм, милициягә гариза язсагыз, хатыны өчен дә җавап тотачак, утырталар аны!” – ди.

Мин уянып киткәндә инде яктырган, ә янымда әни, Сәүдә әби, Әшрәфҗанабый, Мөгәллимә апа әкрен генә сөйләшеп утыралар. Нинди сәбәптән чирләвемне әйтмәгән икән әни, Әшрәфҗан абый бик төпченеп, бөртекләп сораштыра. “Каникулга чыккан идек, чаңгыда шуа алмыйча калырмын микәнни?” – дип уйлыйм, күзләремне ачмый гына. Кинәт Әшрәфҗан абый каты тавыш белән әнигә: “Фәрхиямал, син нәрсәдер әйтеп бетермисең, таш шикелле бала тиккә мондый хәлгә килми! Иртәнге якта гына күз алдымда мәптепкә чапты, иптәшләреннән аерылып, Су буе урамына кергәндә дә әйбәт булган бит!” – диде (ул мәктәпне “мәптеп” дия иде). “Менә бала ипкә килгәч, барысын да ачыкларбыз, капка төбендә таптым”, – дип җаваплады әни. Болай “сүз урлап” ятып булмый инде, күзләремне ачтым. Бер кулга – әни, икенчесенә Мөгәллимә апа ябышты. Әни: “Кызым, менә Әшрәфҗан абыең кипкән шомырт, алма алып кергән, Сәүдә әбиең бик тәмле чәй ясады, эчеп җибәр әле?” – дип, чынаякны сузды. Мөгаллимә апа кәгазьгә төргән бөккән тоттырды. Рәхмәт әйтим дисәм, авыздан аңлаешсыз авазлар гына чыкты. Күздән яшьләр тәгәрәде. Юк, минем бер җирем дә авыртмый, күршеләргә чиксез рәхмәтем ага күзләрдән яшь булып. Мин дә аларны шундый яратам бит. Әшрәфҗан абый: “Бу бала бер дә грипп белән чирләми бит. Әллә шул каһәр шушы рәвешле бәрдеме? Алай дисәң, кайнарлыгы юк, нишләп сөйләшми соң ул?!” – диде, арылы-биреле йөреп. Аннан: “Мин мәптепкә барып кайтыйм булмаса!” – дип, ишеккә юнәлде. Әни: “Йөрмә, Әшрәфҗан абый, балалар ялда бит, кеше юктыр анда, хәзер врач килә”, –дип туктатты. Кичкә килгән табиб мине бик әйбәтләп карагач: “Хәле яхшы, барысы да үтәр, берничә көн сабыр итик, больницага салып тормабыз, яныгызда ятса әйбәтрәк булыр”, – диде. Дөрес әйткән, ике көннән әкрен генә йөри башладым. Сөйләшү сәләтем генә озак кайтты. Тәрәзәдән карап тора идем, капка төпләрен көрәп йөрүче Әшрәфҗан абый, таеп китеп, йөзе белән карга капланды. Мин тәрәзәгә капланып: “Әни-ии!” – дип кычкырдым. Атылып өйгә кергән әни мине кочаклап елап җибәрде. Элеккечә сөйләшә башласам да, каушаганда тотлыгып сөйләшә торган булып калдым, хәзер дә шулай. Тиз-тиз сөйләшергә кирәк булса, нык тотлыгып, сүзләрнең урыннарын алыштырам, бик нык уңайсызланам. Шул көннән мин еш елый башладым, кешеләрдән качып еш елау өстәмә авырлык тудырды, зур хәсрәт килгәндә елый алмыйча таштай катам. Шуларга өстәп: “Мин гомергә кияүгә чыкмаячакмын!” – дип үземә ант бирдем. Тик миннән тормаган сәбәпләр аркасында үз гомеремдә беренче һәм соңгы мәртәбә антымны боздым.

Берничә ел элек күрше авылда кыйналуга түзә алмыйча галәмәт булган, чибәр, ике бала анасы асылынып үлде. Шул ук авылда икенче хатынны ире кыйнап үтерде (өстәп чәнчегән идеме шунда, чапканмы…) Бүген төнлә шундый сәбәп белән бакыйлыкка күчкән хатыннарны барлап яттым. Шактыйга җыелалар икән ирләр кулыннан киткән бахырлар. Безнең районда гына түгел бит мондый үлемнәр. Тәрбия җитмиме, тормыш-яшәешебез шундыймы, ирләр шулкадәр ерткычмы?.. Соңгы чик кайда? Шунысы шаккаткыч, мондый вәхшилекне күп ирләр айнык баштан эшли. Нигә алар хатыннарын тыныч кына аерып җибәреп, үз ирекләренә куймыйлар? Даими кыйналып торучы хатыннар ник түзә? Балалар хакы дип төзәлерлек иргәгенә түзеп була. “Кая барырмын?” – дигән сәбәп тәсәбәп түгел. Аерылган бер генә хатын да урамда калмый. Уйланырлык мәсьәлә бу, бик уйланырлык.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА

tatar-today.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев