Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Менә бетте дә хатын-кыз бәхетең! Ә син нидер көткән буласың!” — дип ачынды ул

Сәүдә буенча үз эшен уңышлы гына алып барган Чулпанга товар, кирәк-ярак ташу өчен шофер кирәк булды. Бер танышының тәкъдиме буенча ул үзенә эшкә авылдан шәһәргә яңа килгән егерме алты яшьлек, мөлаем йөзле, таза буй-сынлы Илфатны алды. Авылда эшкә өйрәнеп үскән, эчмәгән-тартмаган, уңган егет кыска гына арада, башкарган вазифасына җаваплы карап, Чулпанның ихтирамын яулады.

Чулпан, егетне сынап-сынап торды да, аңа яхшы гына эш хакы билгеләде. Яшәгән авылы шәһәрдән ерак булмаганлыктан, Илфатка эш машинасы белән өенә кунарга кайтып йөрүе дә җайлы булды. Ял көннәреннән башка бар вакытлары гел диярлек бергә, тыгыз бәйләнештә үтте. Кысан шәһәр бөкеләрендә озак вакыт туктап торганда, яки ерак юлга бергә йөргәндә сөйләшеп сүзләре бетмәде. Чулпан егетнең әти-әнисе турында, киләчәккә планнары турында сорашты. Илфат та утыз сигез яшьлек, зифа буйлы, тырыш Чулпанга апа итеп хөрмәт белән карап, якын күреп, җанын ачып сөйләште, киңәште. Илфатның әти-әнисе, шөкер, исәннәр, лаеклы ялда авылда әле булса мал-туар тотып, бәрәңге-яшелчә үстереп яшәп яталар. Апасының балаларын үстерешәләр. Яшерми-батырмый егет йөргән кызы Гөлҗимеш барлыгын да әйтте. Кыз киләсе елга укуын бетергәч, көзгә туй ясаячакларын да сөйләде. Чулпан исә, үз чиратында Илфатка үз тормышы турында ачылды. Җиде ел элек тол калган Чулпан, авыр булса да, ире белән бергә башлаган эшне ташламады, юкка чыгармады, тырышты-тырмашты. Ял дими, көне-төне эше турында уйлады. Ярый, улы Рамис үсеп, әкренләп өйрәнә-өйрәнә, кул астына кереп бара. Ни дисәң дә, ике кеше җиңелрәк. Бу болганчык заманда хатын-кызга бер терәксез бик авыр шул яшәве. Акчасы да, булган табышы да җиңел генә бирелми шул. Бүреләр арасында бүре була белергә кирәк. Әз генә мах бирсәң, ашарга әзер торганнар да бар… Ир-егетләр игътибарыннан мәхрүм булмаган Чулпан моңа хәтле, күңеленә хуш килгәне очрамаганлыктан, яңа оя корыр өчен бер ир заты белән дә бәйләнмәде. Кыен булса да, дөнья йөген ялгыз гына җигелеп тарта бирде.

Тора-бара Чулпан белән Илфат арасындагы дусларча мөнәсәбәт икенче рәвеш ала башлады. Зур гына яшь аермасына карамый, алар бер-берсенә якынлаша, тартыла барды. Мәхәббәт назына сусаган ялгыз хатын ничек яшь егет кочагында уянганын сизми дә калды. Икесе дә, араларында туган табигый хистән исереп, шул тойгыга бирелделәр. Илфат еш кына, авылына кайтмыйча, Чулпан янында куна калды. Чулпанның егеттән яшькә олырак булуы да онытылды. Егетнең йөргән кызы барлыгы турында да сүз кузгатмадылар.

Шулай, яшерен-батырын диярлек, кеше күзеннән-сүзеннән куркып, бер елга якын очраштылар алар Илфат белән. Бер-берсенә бернинди вәгъдә бирешмәделәр, бер-берсен ышандырмадылар. Мөнәсәбәтләрен бер вакыт та ачыкламадылар. Икесе дә араларында туган якынлыкны башта вакытлы дип санады. Тик торган саен бер-берсенә берегә бардылар, якыная бардылар. Чулпан, Илфат ялга гына авылга кайтып китсә дә, аны сагынды. Егет атлыгып Чулпан янына чапты.

Үз-үзен, бар дөньясын онытып яшь егет белән шулай очраша торгач, кырык яшькә якынлашып килгән Чулпан авырга калды. Башта ни уйларга белмәгән хатын табибка күренеп хәле аныклангач, ни сөенергә, ни көенергә белмәде…Кыз бала… Кырык яшьтә бала табу Чулпанның планнарына кермәсә дә, аны төшертү турында уйлап та карамады. Илфат, яшь егет, бүген китмәсә иртәгә китәр, өйләнер. Ә монда аның кызы үсәр. Илфат кызы… Ходай юкка бирмәгән бу зур бүләкне Чулпанга. Карт көнендә ялгыз калмас, юаныч булыр дигәндер. Шулай уйлады Чулпан үзалдына. Авырга калуы турында ул Илфатка берни дә әйтмәде. Үзенә бәйләргә тырыша бала белән дияр. Үстерермен, аллабирса, әле көч-күәтем бар. Зур байлыгым булмаса да, бала үстерергә, кеше итәргә җитәр, дип уйлады ул. Әле мин гомер җәемдә генә әле. Көзләремә ерак…Бәбием… Гомер җәемнең көтмәгәндә аткан чәчәге син …

Бер кичне Илфат Чулпанга, авылга кайтып киләсе бар, дип, эштән соң өенә кайтып китте. Төн йокламады Чулпан. “Менә бетте дә хатын-кыз бәхетең! Илфат сөйгән кызы янына кайтып китте. Туйга әзерләнәләрдер. Ә син, карт хатын, нидер көткән буласың!”, — дип ачынды ул. Туачак баласын ялгызы үстерү аны куркытмый иде. Ни дисәң дә, бала үстереп караганы бар. Әнә улы Рамис карап торырлык! Әзме-күпме җыйган запасы бар. Улы белән бергәләп эшләгәч, эше тукталмас, табышы да килеп торыр бала үстергәнче. Менә бу Илфатка ияләшүе генә! Ничек онытырга инде аны?! Үзе дә сизмәстән, мәхәббәт бураны өертеп-очыртып алып кереп китте шул аны. Сөю күкләрендә очыртып йөртте-йөртте дә, менә хәзер җиргә китереп сылады… Чулпан, яшьләренә буылып, керфек какмады бу төнне. Сагыш сарган күңеленә туачак бәбие турында җылы уйлар килгәч кенә әзрәк тынычланып, тау төшкәндәй җиңел сулап, бил турысын учлары белән назлап сыйпый-сыйпый, иркәли-иркәли таң алдыннан гына йокыга китте… Зең… зең… яшел болында зәңгәр кыңгыраулар зеңгелди… Шулар арасында нәни кызчык йөгерә… Чулпан белән Илфатның матур кызы… Ул кыңгырауларга бәләкәй учлары белән кагыла… зең… зең… Чулпан ишек кыңгыравын төше белән бутап, уяна алмыйча озак кына ятты. Ишекне кемдер шак-шок кага башлагач кына, исенә килеп, ишек ачкычын борды. Тупсада кочак тутырып чәчәк тоткан, ишек озак ачылмагач, борчылуы йөзенә чыккан Илфат басып тора иде. Инде аны үз өендә күрергә өмете өзелгән Чулпан, егеткә күзләрен төбәп, өнсез калды.

-Эх, син! Шулай ярыймы соң?! Нигә миңа әйтмисең туачак кызыбыз турында?- Илфатның сүзләрендә йомшак шелтә яңгырады. — Синеке генә түгел бит ул, минеке дә, — дип, Чулпанның кулларына чәчәкләр гөлләмәсен тоттырды.

— Кайдан белдең?- төн йокламаган Чулпан төшеннән арына алмыйча гына сорады.

— Әнә бит кәгазьләрең өстәлдә ята. Яшерергә бигрәк остасың, — дип көлемсерәде Илфат.

Араларында тирән тынлык урнашты. Чулпанның Илфат туе турында сүз кузгатасы килмәде. Аның уйларын сизгәндәй, Илфат үзе башлады ул турыда.

-Туй булмаячак, — диде ул, Чулпанның күзләренә карап. Мин Гөлҗимеш белән кайтып аңлаштым. Ике хатын-кызны алдап йөри алмыйм. Синең белән мәхәббәт күленә чумгач та, Гөлҗимеш үзеннән-үзе чыкты күңелдән. Ышансаң, ышан миңа. Миңа синнән башка беркем дә кирәкми. Яратам мин сине,

Чулпан! Илфат Чулпанның елап шешенгән күзләреннән үпте.

-Күптән ачыкларга иде безгә барысын да. Мин курыктым. Байлыгыма, акчама кызыгадыр, дип уйларсың дидем. Миңа синең шушы байлыгың җитә, — Илфат Чулпанның бәбиле биленә кулын куйды.

Чулпан, өмет катыш бәхет сарган дымлы карашын Илфатка төбәп, көлемсерәп, бармаклары белән аның чәчен тузгыта-тузгыта:”Әти кеше”…, — диде дә, балконга юнәлде. Илфат аның артыннан иярде. Сигезенче каттан урамга шундый матур күренеш ачыла! Тышта әле җәй уртасы гына. Бар дөнья чәчәккә, җәйге матурлыкка күмелгән. Агач түбәләрен яшел дулкын белән сыйпап, йомшак җил йөгерә… Булачак әти белән әни, бер-берсенә сыенышып, ерактагы караш җитмәс, зәңгәр офыкка төбәлделәр…

Физәлия Дәүләтгәрәева

Мәгълүмат: kitap.net.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X