Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Машина йөртүчеләр өчен яңа кагыйдәләр

2020 елдан автомобильчеләрне чираттагы зур үзгәрешләр көтә.

Машина сатып алучы тимер атын салоннан ук ЮХИДИдә теркәлгән документлары, дәүләт номерлары белән алып китә алачак. Дөрес, мондый хезмәтләр элек тә кайбер салоннар да күрсәтелде, тик барысында да түгел. Шунысын да әйтергә кирәк, элек өр-яңа машиналарга дәүләт номеры алу өчен 10 көн вакыт бирелә иде, хәзер салоннан ук дәүләт номерлары белән китәргә тиешләр.

Агымдагы елның 8 июненнән машинаны техник тикшерү үткәрү кагыйдәләренә дә үзгәрешләр кертеләчәк. Диагностик карта АМС ТО автоматлаштырылган мәгълүмат системасында электрон формада теркәләчәк. Кәгазьдә ул машина хуҗасы кирәк санаса гына бастырылып бирелә. Анда 3 фото теркәлә, аларның координаталары техник тикшерү пункты координаталарыннан 150 метрдан да ерак булырга тиеш түгел. Бу машинаның техник тикшерү үтәргә чынлап килүен раслау, әлеге процедураны формаль булудан туктату, бушка салым түләтмәү өчен эшләнә.

Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тотканда да үзгәрешләр. Җиңел һәм авыр йөк машиналары руль артына укучы сыйфатында 16 яшь тулганнарны утыртырга мөмкин булачак. Хәзер машина йөртергә укучыларны автомагистральләргә алып чыгып өйрәтергә рөхсәт ителә.

Беренче октябрьдән машина йөртү буенча имтихан биргәндә "площадка" өлеше бетерелә. Ләкин аның элементлары практик имтиханга күчерелә. Тәгаенләп әйтсәк, имтиханны реаль шартларда бирергә туры киләчәк.

Беренче ноябрьдән чит илдән кертелгән машиналар электрон паспортлы булачак.

ОСАГО полисын полиция хезмәткәрләренә смартфоннан гына күрсәтергә мөмкин.

Архив фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев