Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лимон зарарлы икән

Суык тигәндә без аны тиз генә чәйгә салып эчү җаен карыйбыз. Авыруга каршы көрәшү өчен С витамины кирәк, янәсе... Чынында исә, белгечләр әйтүенчә, лимонда С витамины без уйлаганча күп түгел

Орга­низм­ның әлеге витаминга тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен 1,5-2 лимон (180 грамм) ашарга кирәк. Чагыштыру өчен: татлы борычның 50 грамм булуы да җитә. Лимон түгел, ә гөлҗимеш С витамины буенча беренче урында тора. Организм әлеге витаминга баесын өчен тәүлегенә аны нибары 16 грамм ашарга кирәк.

Моннан тыш, температура 60 градустан артканда, витаминнар таркала. Димәк, кайнар чәйгә салгач, лимондагы С витамины бөтенләй юкка чыга дигән сүз.

Лимонның кабыгы кү­зәнәкле, шуңа күрә анда бактерияләр бик күп. Җимешне яхшылап юма­саң, йомшагына бактерия­ләр эләгәсен көт тә тор! Кабыгында бактерияләр күләмен киметү өчен кулланыр алдыннан лимонны уксуслы кайнар суда юып алыгыз.

 

Лимон – аллерген. Күп кенә кешеләрдә ул аллергия китереп чыгара, чөнки цитрус җимешләрендә иммун күзәнәкләрен ялкынсындырырдай матдәләр бар. Алар күзәнәкләр арасына сыеклык бүлеп чыгара башлый. Матдәләр кан тамырларына йогынты ясый һәм тамырлардагы сыеклык тире астына эләгә. Бу исә тән тиресенең кызарып кычытуына китерә.

Моннан шундый нә­тиҗә чыга: кулланыр алдыннан лимонны яхшылап юарга, кайнар чәйгә салмаска, аз күләмдә (аллергия килеп чыкмасын өчен) үзен генә ашарга кирәк.

                                                                                                              Фото: https://pixabay.com/

                                                                                                          чыганак:    http://matbugat.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев