Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лимон согы ябыктыра

Зифа буй-сынлы булу өчен лимонлы су белән дуслашырга кирәк, ди белгечләр. Ник дигәндә, лимонлы су матдәләр алмашын яхшырта. Ябыгу өчен 1 стакан җылы суга ярты лимон согы сыгарга, шуны көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Бал кушарга да ярый. Аны ач карынга эчү файдалы.

Моннан тыш лимон С витаминына бай. Анда А, В, Р витаминнары күп. Ул иммунитетны күтәрә, С витамины грипп һәм салкын тиюдән саклый. Ашкайнату эшчәнлеген җайга сала, эч күперү, паразитлар булганда да файдасы бар. Бөерләр эшчәнлеген яхшырта, бәвелне, үт суын куа, токсиннарны чыгара, канны, бавырны чистарта. Лимон суы организмда лайланы киметә, шуңа аның астма, бронхит авыруларыннан да файдасы исбатланган.

Әмма лимон согын чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Ул теш эмален какшата. Шуңа күрә лимон согы эчкәннән соң авызны чайкату хәерле. Аны көнгә 1 стаканнан да артык эчәргә ярамый. Сару кайнау, ашказаны-эчәк чирләре булганда да лимон согы эчәр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев