Лашман авылы пенсионеры күптәнге уен кәгазьгә төшергән
Бер апаның “Һәр йортның морҗасыннан ялкын чыга”, дигән сүзләре искә төшә. Чынлыкта аның сөйләгәннәре дөреслеккә туры килә бит. Һәр йортның да тормыш алып баруы төрлечә, бер гаилә җиңелрәк яшәсә, икенчеләренең тормышлары авыррак бара.
Хәзер тормышларыбыз күпкә җиңеләйде. Утын әзерләргә кирәкми, су өйгә кергән, терлек азыгын йортка китереп бирәләр. Элек бит мал азыгы, утын әзерләү кебек эшләрне туганнар, күршеләр белән күмәкләшеп башкара идек. Ни кызганыч, соңгы вакытларда туган белән туган йөрешми, күршеләр аралашмый башлады. Зур нәселләр, бер имчәк имеп үскән балалар арасында да күзәтелә мондый хәлләр. Еш кына, әти-әниләре, туганнары якты дөньядан киткәч, мал бүлешеп аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Мондый очраклар һәр авылда бар.
Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә дә, туган белән туган арасын бозучыны җәһәннәмдә тәмуг көтә дип әйтелә. Ә тату яшәүчеләрнең урыннары җәннәттә булыр диелгән.
Бик күптәннән башымда йөрткән уемны кәгазьгә төшерергә булдым. Бәлки ул кайберләргә сабак булып, туган-тумачаларны тату яшәргә этәрер.
Миндар Борһанов.
Лашман авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев