Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Кыйналып ардым”: бер татар хатыны язмышы

Юлда йөргәндә кемнәр белән генә аралашырга туры килми: студентлардан алып әбиләргә кадәр. Һәрберсенең үз язмышы, үз тарихы. Юлны сөйләшеп уздырмасам, күңелем булмый. Бу юлы да автобуста бергә туры килгән ханым белән сөйләшеп киттек. Ул сөйләде – мин телсез калып тыңлап бардым.

Илсөяр ханым 4 ел элек 20 ел бергә торган иреннән аерылып, Казанга яшәргә күченгән. Аның кинәт кенә урман кадәрле йортны, зур хуҗалыкны калдырып китүен беркем аңламаган. Авылда: “Сәяркәсе янына китте”, – дигән гайбәт таралган. Әмма янымда утырган ханымның сагышлы күзләреннән язмыш үзен шактый кыерсытуын аңлап була.

Илсөяр ханым тәрәзәгә борылды һәм шыпырт кына сүз башлады.

– Ирем Гомәр исемле минем. Аның белән 2 ел очрашып йөрдек, әти-әниләребез танышлар иде, шуңа күрә һич икеләнми кияүгә чыктым. Ул – район үзәгендә үскән егет, ә мин – урамында техника йөрерлек юлы да булмаган авылда. Әмма язмыш безнең гаиләне иремнең әти-әнисе туып үскән авылга бәйләп куйды. Башка чыгып, искерәк булса да, яшәрлек булган йортта яши башладык. Мин балалар бакчасында эшли идем, аны хуҗалыкка баш агроном итеп билгеләделәр. Парлы тормышымның искә алып сөйләрлек вакыты – төгәл өч ел, ә калганы… Калганы куркыныч төш.

Авыл җиренә кияүгә чыгарга уйласаң, сеңлем,  тормыш иптәшеңнең көнче булмавына инангач кына чык. Минем Гомәр көнченең дә көнчесе булып чыкты: шул бәхетле өч елдан соң тоташ акырыш-талаш, сугыш-кыйналу башланды. Беләсеңме кемгә көнләде ул мине? Күршедәге 76 яшьлек картка! Имеш, мин аңа теге-бу сәбәп табып еш кергәләп йөрим. Фәһим карт ялгыз яши, аяклары начар йөри иде. Җәлләп, үзенә азык-төлек керткәләдем, өен җыештырдым. Фәһим карттан соң авылдагы, райондагы бер генә ир-ат та иремнең “кара исемлеге”нә керми калмады. Һәр кич ул мине тотып кыйный иде. Акыртып, типкәләп. Аптырыйм, ничек ике балам да сау-сәламәт туган?!

Авыл җирендә аерылышу оят санала, түздем. Балалар үссен дип көттем. Сеңлем, ул бит эчми-тартмый, үзе хыянәт тә итми, кулы да алтын, тик шул көнчелеге!

Ул минем сәламәтлегемне генә түгел, җанымны да таптады, кыйнады. Әшәкелеге белән бергә, акылы да бар иде үзенең – беркайчан биткә сукмады. Кеше күрмәсенгә.

Әниемә дә, дс кызларыма да кыйналу хакында сөйләмәдем, үз эчемә йомылдым. Балаларыма да өйдәге хәлне беркемгә дә сөйләмәскә куштым. Аларның психикасына күпме зыян салгандыр әлеге хәлләр!

-Илсөяр апа, ничек аерылышырга булдыгыз? –дим. Гадәттә бит, гел кыйналуда яшәгән хатын-кызларның күбесе язмышы белән килешә, диләр.

– Кызым Казанга укырга китте, аның артыннан улым да техникумга юл алды. Һәр укулары башланып, бер атна үткәч, очрашканнар да, шалтыраталар болар миңа: “Әни, белсәң икән, ничек рәхәт монда! Тыныч. Өйгә кайтасы да килми!” – диләр.

Шул сүзләрдән соң, кызымны да, улымны да югалтасым килмәвен аңладым. Кыйналып арган идем, киемнәремне җыйдым да, ирем өйдә юк чакта чыгып качтым. Сеңлем, шундый рәхәт миңа! Тырыша торгач, өчебезгә бер кысан гына фатир алдык. Мәчебез бар. Авылга әти-әниемә кайтып йөрим. Эшем бар. Иң мөһиме – тәнемдә бер генә көйгән урын юк!

-Ирегез эзләп килмәдеме соң?

-Килде! Әмма тагын бер килсә, полициягә гариза язасымны әйттем. Балалар да аны күрергә теләми.

Илсөяр ханымның төн кебек кара күзләренә карадым – менә аларда бәхет очкыннары күренде. Ул тынычланып калды, елмайды һәм: “Кыйналып узган тормышымны дәфтәргә яздым да, урманда күмеп куйдым. Бүтән ул тормыш юк”, – диде.

Аның елмаюы әле дә күз алдымда тора.

Фото: altoday.com сайтыннан

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X