Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кышкы салкын көннәрдә машина кабынмаса нишләргә? [киңәш]

Клемма белән аккумулятор бәйләнешләрен тикшерегез. Ул начар булса, машина кабынмаска мөмкин. Бу көчле суыкта гына түгел, башка һава шартларында да булырга мөмкин.

Суык көнне аккумуляторны җылы урынга кертегез. Ул туңса, машина кабынмаячак. Игътибар! Аккумуляторны җылылык чыганаклары белән җылытырга тырышмагыз, бу сезнең сәламәтлегегез өчен куркыныч. Аны бүлмә температурасында гына җылытырга ярый.

Машинаны кабызыр алдыннан ерак һәм якын утларны 20-30 секундка яндырып алыгыз.

Суык көнне машинагыз эшләмәсә, этеп кабызып карагыз. Аккумуляторның булган заряды җитәргә тиеш.

Кыш көне машинаны кабыза торган җайланмалар да бар. Аларны сез запчастьләр сатылучы кибеттән алаласыз.

Иң мөһиме – машинагызга яңа аккумулятор алыгыз. Кыш көне машина кабынмауга күбе­сенчә аккумулятор “гаепле”.

Кызыл таң

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев