Кура җиләген ничек дөрес кисәргә
Кура җиләгенең кирәкмәгән үсентеләрен җәй дәвамында кисеп торалар.
Яшь үсенте үсә һәм барлык вегетатив чор дәвамында үрчи. Шуңа күрә, кура җиләге кишәрлек буйлап таралмасын өчен, аңа үткен чикләр билгеләргә кирәк.
Моның өчен җиргә чик кую сыйфатында тимер кисәкләре, каршылык сызыгы яки башка тыгыз әйберләр кагарга мөмкин. Яшь үрентеләрнең артып китүе кура җиләгенең уңыш бирүенә шактый зыян китерә. Алар җимеш бирә торган төп куакларның көчен күп ала. Шуңа да яшь үрентеләрне чистартырга кирәк.
Әгәр дә җиләк берьюлы түгел, ә әкренләп өлгерсен дисәгез, җиләк куакларын төрле биеклектә кисегез.
Бер өлешен 10-15 сантиметрга кыскартыгыз, икенчеләрен – үсемлекнең яртысы биеклегендә, өченче төркемне – үсенте 15-20 сантиметр калырлык итеп кисегез. Җәйге кисү – кура җиләген тәрбияләүдә мөһим этап. Чәчәк атканда барлык авыру ботакларын һәм яфракларын, сәламәтләренә таралмасын өчен, юк итәләр (гадәттә, авырганда алар саргая), яндырала.
1-2 атнага бер тапкыр, җир астыннан чыккан яшь үсентеләрне, төп куактан 20 см ераклыктагыларны тамыр төбеннән көрәк ярдәмендә кисеп аталар.
Уңышны арттырырга уйлыйсыз икән, ике тапкыр кыскарту ысулын кулланыгыз. Моның өчен, июнь башында, үсентеләр 100-120 см булып үскәч, аларның очларын 5-7 сантиметрга кыскартыгыз. Болай иткәндә, туклыклы матдәләр аның кырый бөреләренә дә җитәчәк һәм алар көзгә 50 см булып үсәчәк. Аларны көзен, кар астында кышлап туңмасыннар өчен, җиргә бөгеп калдыралар. Язын әлеге ян ботакларны 10-15 сантиметрга кыскарталар. Бу, үз чиратында, җиләк бирә торган ботаклар үсәргә ярдәм итә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев