Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Куян елы безгә нәрсә әзерли?

Көнчыгыш календаре буенча, 2023 ел — Кара су куяны елы. Аннан нәрсә көтәргә?

Алдагы ел тотрыклы булырга тиеш. Зур икътисади тетрәнүләр булмаска охшаган.
Белгечләр 2023 елда тормышны үзгәртәчәк вакыйгалар планлаштырмаска куша. Елны гадәти эшләр белән шөгыльләнеп, тыныч үткәрергә кирәк булачак. Чөнки Куян да, Мәче дә (бу елның икенче хуҗасы) кискен хәрәкәтләр яратмый.
Ә менә никахлашу өчен бик әйбәт ел килә икән! Ел хуҗасы гаилә корганнарны яратыр.
2023 елда нәрсәгә генә тотынсагыз да чаманы онытмагыз. Кыскасы, чамасыз кыланмагыз.
Куян елы сәяхәткә чыгу өчен иң яхшы ел. Шуңа җәйге ялыгызны өйдә үткәрмәскә тырышыгыз. Моңа кадәр бармаган берәр урынга барып кайтсагыз, уңышлы булыр.
Алдагы елда торак мәсьәләсен хәл итүчеләр дә уңышка ирешәчәк, дип ышандыра белгечләр.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев