Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Күгәргән әйбер ашасаң, нәрсә була?

Кайбер кешеләр, азык-төлекнең күгәргән җирен кисеп ташлап, аны ашарга яраклы дип саный.

Азык-төлек күгәрә башлаган икән, аның шул җирен кисеп ташлап, яки кырып кына аңардан котылып булмый. Мондый ашамлык сәламәтлек өчен җитди куркыныч уята.

Күгәрә башлаган вакытта ул күзгә күренмәскә дә мөмкин, чөнки гөмбәчекләр азыкның эченнән килеп чыга. Күгәректә микотоксин була, ул бавыр һәм нерв системасы өчен бик нык зыянлы. Бу матдә төрле чирләр китереп чыгарырга мөмкин, хәтта яман шеш авыруы да читтә калмый.

Әйбернең күгәрә башлаган җирен су белән юу да микотоксиннан коткармый, чөнки күгәрек юылмый һәм суда да эреми.

Өегездә куллану вакыты чыккан, искергән азык-төлек бар икән, андыйны жәлләмичә ташлагыз!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев