Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • «Күрәзәче аның аякларында кара таплар күрәм диде. Абыйда яманшеш, ул үләчәк» [гыйбрәтле язмыш]

    Бүген үзем шаһит булган гыйбрәтле язмыш турында бәян итәсем килә. Алмаз абый белән без күптәннән таныш. Гаиләдә алар биш бала үсте. Әти-әнисе гади колхозчылар иде, балаларына лаеклы тәрбия бирергә тырыштылар. Акны карадан аерырга, олыларны хөрмәт итәргә, намус белән яшәргә өйрәттеләр.

    Балалары ата-аналарының йөзенә кызыллык китермәде, үзләренә лаеклы тормыш корып яшәп киттеләр. Һәрберсе кулыннан килгәнчә үзенә дөнья корды. Алмаз абый, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Норильскига озын акча артыннан юлланды. Шахтада эшләп, Уфа шәһәреннән бер бүлмәле фатир сатып алды. Гаилә корып җибәрде, ямь өстенә ямь өстәп игезәк малайлары туды. Әмма күп акча начар тәэсир итте: Алмаз абыйның хатыны Рәйсә апа бозылып китте. Алмаз абый эштә чакта яп-яшь бер иргә ияреп, ике баланы алып, запастагы бөтен акчаны йомарлап чыгып качты, республиканың бер шәһәренә кайтып урнашты, ике бүлмәле фатир сатып алды. Алмаз абый сыгылмады, эшләде, ике улына да саллы гына алиментын түләде. Кемдер 5-6  мең сум эш хакы алса, Алмаз абыйның ике улына түләгән алименты аена 12 әр меңгә барып баса иде. Рәйсә апа акча диңгезендә йөзде. Алмаз абый башкача гаилә кормады, әмма улларына акчаны жәлләмәде.

    Бәла башка яктан килде. Алмаз абыйның бер сеңлесе Әфганстанның Кабул шәһәреннән Уфага нефть университетына юллама белән укырга килгән Хәмидкә кияүгә чыкты. Биш намазын укыган мөселман егете, кап-кара чәчле, кара күзле Хәмид сөйгәне Фәйрүзәнең бөтен туганнарын үзенә каратты, яраттырды. Әфганстанда чуалышлар бара, халык революциягә чыккан заман иде. Хәмид укып бетеп диплом алгач үз иленә кайтып китәргә ашыкмады, тыныч Советлар Союзын сайлады. Фәйрүзәгә өйләнүе аңа монда гражданлык алырга ярдәм итте, үз эшен башлап җибәрде. Үзгәртеп кору елларыннан соң бизнеска иркенлекләр ачылды, иренми эшлә генә. Фәйрүзә белән Хәмид тиз аякка басып киттеләр, берничә сәүдә ноктасы ачтылар. Бер-бер артлы ике балалары дөньяга аваз салды. Ике бүлмәле фатир сатып алдылар. Алмаз абыйның да Норильскида акчаны “көрәгән” чаклары. Фәйрүзә әнисенә ике бала белән ике бүлмәле фатирда кысык булуы, өч бүлмәлене алырга теләкләре булуы турында серен чиште. “Алмаз абый безнең ике бүлмәлене сатып алса, өч бүлмәлене алыр идек”, — диде ул. Ана кеше баласына кайчан начарлык теләсен? Алмазы – ике, кызы Фәйрүзә өч бүлмәле фатирлы булыр. Алмаз абый  шунда ук бу тәкъдим белән ризалашты. Норильскидан кайтып тормады, сеңлесе Фәйрүзәгә нотариус аша ышаныч кәгазе язды да, үзенең бер бүлмәле фатирын сатарга рөхсәт итте. Өстәп акча да җибәрде. Фәйрүзә белән Хәмид аның бер бүлмәле фатирын бер проблемасыз сатып, үзләренә өч бүлмәлене алдылар.

    Тик вакыйгалар менә шушы урында тукталды. Алар үзләренең ике бүлмәле фатирларын Алмаз абыйга рәсмиләштерергә ашыкмады. Я Хәмид Әфганстанга әти-әнисе янына кайтып китә, Фәйрүзә аның кайчан кайтачаны белми, әллә ярты елдан, әллә бер елдан. Кайткач бизнесны җайларга кирәк, Мәскәүгә товарга китә, әле тегеләй, әле болай. Менә шулай сузылды да сузылды… Алмаз абыйның шахтада эшләп сәламәтлеге бик нык какшады. Аңа елына берничә тапкыр санаторийларда дәваланырга туры килә башлады. Еллар үтте. Фәйрүзә дә элеккеге кебек абый дип аһ итеп сөйләшми, эреләнде, фатир турында сүз чыга башласа, акырыш-бакырышка китә. Соңгы чиктә Алмаз абыйга судка мөрәҗәгать итүдән башка чара калмады. Әмма вакыт күп үткән. Аңа өч ел эчендә судка мөрәҗәгать итәргә кирәк булган. Сеңлесенең мошенниклык кылуын  исбат итүе авыр хәзер. Монда ике ут арасында янганы, иң авыры ана кешегә төште. Күз алдымда бөкрәеп төште, чәчләре агарды. “Эчем тулы ут. Әрнемәгән көнем юк. Акчасын алды бит, фатирын да сатты. Тик фатирны Алмазга рәсмиләштерми, беребезне дә тыңламый.  Монда мин гаепле, мин Алмазны ризалаштырдым сеңлесенә акча бирергә”, — дип өзгәләнде бичара ана. Алмаз абый белән берничә тапкыр судка бардым. Беренче хатыны Рәйсә апаның судка килеп: “Без бер бүлмәле фатирны Алмаз белән икәү саттык”, — дип алдап торуын күреп исем китте. Бу фатир сатылганда алар Алмаз абый белән бергә яшәми иде инде. Әмма Алмаз абый исбат итте: ул, Рәйсә апа Норильскидан бер егет белән качып кайтып киткәч, 2000нче елда аерылышкан. Рәйсә апа исә иренең үзе белән аерылышуын белми, 2006 елда аерылышу турында судка бирә һәм тагын бер тапкыр аерылыша. Норильски судыннан килгән кәгазьләр исә аларның никахлары 2000нче елда ук таркалуын күрсәтте…

    Судка шаһит булып килгән әтиләренең бертуган апасы шуны бәян итте: “Фәйрүзә миндә фатирда яшәде. Кияүгә чыккач та минем янга килеп йөрде. “Фатирны абыйга рәсмиләштерми торам әле, бер күрәзәче аның аякларында кара таплар күрәм диде.  Абыйда яманшеш, ул үләчәк, дип сөйләде”. Кешенең күпме яшисен күрәзәчеләр түгел, Аллаһы Тәгалә хәл итә. Алмаз аягына басты, менә дигән дөнья көтеп яши. Аңа пенсияне яхшы билгеләде Хөкүмәт: шахтада сәламәтлеген калдырып кайтуын бәяләделәр бәяләвен. Тик менә шул сеңлесе белән һаман уртак тел табалмаулары бөтен туганнарны киеренкелектә тота. Туганнар судларда гына очраша башлады. Бер судта Фәйрүзә әнисе белән дә исәнләшмәде. Апасы Хәлимә “Нигә әни белән исәнләшмисең?” дигәч, артына әйләнеп карамый гына дорфа тавыш белән: “Саумысыз дип әйттем бит!” – дип акырды”.

    Реклама

    Ике  бүлмәле фатир Хәмид исемендә. Хәмиднең күп вакыты Әфганстанда үтә. Кайчан кайтып китә, кайчан кире Уфага килә – Фәйрүзә белми. Ул аңа аны әйтеп торуны кирәк дип тапмый. Бизнеслары да хәзер бик шәп бармый, дөнья кризисы аларның кесәсенә дә сукмый калмады. Ул Уфага кайта да, эшләрен тиз генә җайлый да тагын югала…

    Менә шулай бер түгәрәк тирәли әйләнәләр дә әйләнәләр. Алмаз абый үзе сатып алган ике бүлмәле фатирда яши, әмма аның үз исемендә булмавын аны борчулы уйларга сала . “Улларыма калдырыр идем”, — ди ул.

    Кызганычка каршы, туган-тумача арасында туган  низаглар, ызгыш-талашлар бүген генә килеп чыккан проблема түгел. Кабилнең Һабилне үтерү вакыйгасыннан соң ничә гасыр, күпме вакыт узган, әмма бүгенге чорда туганнар арасында туа торган проблемалардан бер дә аерылмый. Кемдер үзен акыллырак саный, кемдер нәфесен җиңә алмый, кемдәдер мин-минлек көчле. Нәтиҗәдә, һаман шул бер тырмага басабыз да үкенәбез.

    Биш вакыт намазын калдырмый укыган мөселман егете Хәмидме,  бертуган абыйсына карата шундый комсызлыкка барган Фәйрүзәне нинди сәбәпләр этәргән бу адымга? Әллә дөнья малы аларның акылын бөтенләй томалаганмы? Вакыт күрсәтер. Әмма шуны онытмаска кирәк: бу дөньяда кылган барлык явызлыкларың да үзеңә әйләнеп кайта. Дөнья куласа, диләрме әле…

    Мәгълүмат: omet-rb.rbsmi.ru

    Автор : Әсәдуллина Эльвира

    Фото: capitalens.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: