Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Күрше районда бер ир-ат суга батып үлгән

Аксубай районында коену өчен рөхсәт ителгән урыннар юк.

Аксубай районының Киса авылы янындагы буада 1987 елгы ир-ат батып үлгән. Фаҗига урынында МЧС, полиция хезмәткәрләре һәм Алексеевск эзләү-коткару отряды эшли. 

Шаһитлар сүзләренә караганда, ир-ат су коенырга булган. 

Гадәттән тыш хәл урынына башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев та килә. «Аксубай районында коену өчен рөхсәт ителгән урыннар юк. Без мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — диде Станислав Зайцев. 

Эзләү-коткару отряды башлыгы урынбасары Александр Козлов сүзләренчә, быел бу алар карамагындагы территориядә өченче фаҗига. Аларның отряды Кама аръягы зонасының җиде районында эшли. 

Кешеләр санкцияләнмәгән урыннарда су коенуның фаҗига белән тәмамланырга мөмкинлеге турында уйламый. Сүз уңаенда, буада «Коену тыела» дигән аншлаг та бар, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

фото: aksubayevo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев