Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кредитны азрак түләүнең өч ысулы

Хәзерге вакытта кредит алмыйча яшәүчеләр, булса да, бик аздыр. Чөнки ничек тә кешедән калышмыйча яшисе килә. Бигрәк тә яшьләрнең. Ә кредит түләүнең хәтта ки кризиска кадәрге чорда да гаилә бюджетында сизелмичә калмаганын бик яхшы беләбез. Бүген - хезмәт хакы кимеп, ә бәяләр икеләтә артып торган бер мәлдә, бу хакта әйтеп...

Хәзерге вакытта кредит алмыйча яшәүчеләр, булса да, бик аздыр.

Чөнки ничек тә кешедән калышмыйча яшисе килә. Бигрәк тә яшьләрнең. Ә кредит түләүнең хәтта ки кризиска кадәрге чорда да гаилә бюджетында сизелмичә калмаганын бик яхшы беләбез. Бүген - хезмәт хакы кимеп, ә бәяләр икеләтә артып торган бер мәлдә, бу хакта әйтеп тә торасы юк.
Узган елдан башлап, кредит түли алмаган хәлгә килүчеләр өчен бөлгенлеккә төшүләрен судта раслау мөмкинлеге барлыкка килде. Бурычын теге яки бу сәбәпләр аркасында бөтенләй дә түли алмаучыларга кагыла бу. Ә менә бик авырлык белән генә булса да, кредит йөген "тартып" бара алучыларның да хәлен законлы юллар белән җиңеләйтеп булмыймы икән?
Вакытыннан алда түләп кую
Кредитны азрак түләүнең иң гади ысулы әнә шул. 2014 ел урталарына кадәр кайбер банкларның кредит килешүләрендә бурычны вакытыннан алда түләгән өчен штраф түләтү турында пунктны күрергә була иде. Шул рәвешле комсыз финанс оешмалары бурычны тиешле вакыттан алданрак түләү аркасында керми калган процентларны алып калырга маташты. "Куллану кредиты турында" Закон гамәлгә кергәч, мондый штрафлар төшеп калды. Әмма шунысы бар: займ 2014 ел урталарына кадәр рәсмиләштерелеп, документта вакытыннан алда түләгән өчен штраф күздә тотылган очракта, банк аны куллануга хокуклы.
Кредит шуннан соң алынган икән, бернинди дә штраф түлисе юк: акчаны кесәгә салып куйганнан соң беренче айда ук бурычны кире кайтарырга һәм займнан файдаланган көннәр өчен генә түләргә була.
Кредитны беренче айдан соңрак түләргә карар иткәндә, банкны вакытыннан алда түләү датасына кадәр 30 көн алдан кисәтеп куярга кирәк. Тиешле гариза тапшырганнан соң 5 көн эчендә банк сезгә кредитыгызны вакытыннан алда каплау көнендә күпме акча түләргә тиеш булуыгызны төгәл генә исәпләп чыгарачак. Әмма кредит буенча рәсмиләштерелгән иминиятләштерү акчасын кире кайтару нияте генә барып чыкмаска мөмкин. Ник дигәндә, иминиятләштерү турында законда банкларга, иминиятләштерү килешүе берничә көн генә гамәлдә булып калган очракта да, аның өчен түләнгән акчаны үзләренә алып калу хокукы бирелгән. Ләкин кайбер банклар, клиентларның хәленә кереп, кредитны вакытыннан алда түләгән очрак өчен иминиятләштерү акчасын кире кайтаруны күздә тотарга мөмкиннәр. Шуңа күрә кредит килешүен төзегәндә, иминиятләштерү шартларын да бәйнә-бәйнә белешергә кирәк.
Башка банкка күчү
Зур процентлар белән кредит алырга туры килгән икән (кризис котырына башлагач, 2014 елның декабрендә Россия Үзәк банкының төп ставканы кинәт кенә арттыруы аркасында халык өчен кредит акчасы нык кына кыйммәтләнде бит), башка банктан очсызлырак кредит алып, хәлне азмы-күпме җиңеләйтерә була. Финанс оешмалары "кредит тарихы"на тап төшмәгән, тотрыклы керемгә ия булган ышанычлы кешеләрне көндәшләреннән "тартып" алырга гына тора. Тик шунысы бар: икенче банкка мөрәҗәгать итүегезнең ниндидер проблемаларга түгел, ә азрак түләү теләгенә генә бәйле булуы кирәк.
Башка банкка күчүнең мәгънәсе бармы-юкмы икәнен билгеләү өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк. Беренчедән, яңа займ рәсмиләштергәндә, "ихтыяри" рәвештәге өстәмә хезмәт күрсәтүләрдән баш тарту шарт. Юкса кирәкмәгән бер шундый иминиятләштерү полисы гына да күздә тотылган экономияне "ашап" бетерәчәк. Икенчедән, башка кредиторга күчкәндә, процент ставкаларын яки кредитның тулы бәясен генә түгел, түләнергә тиешле тулы процент суммасын да чагыштырырга кирәк. Бу сумма түләү графигында күрсәтелергә тиеш. Һәр ай саен бер үк төрле сумманы түләп бару очрагында (түләүнең аннуитет системасы дип атала, ул беренче айларда зуррак булып, аннан соң кими барган дифференциацияләнгән түләүдән кыйммәткә төшә), беренче карашка, кредитның тулы бәясе һәм айлык түләү күләме аз кебек тоелса да, ахыр чиктә яңа банкта процентларны искесендәгегә караганда күбрәк түләргә туры киләчәк. Иске кредит буенча бурычыгызның күпчелек өлеше түләнеп, яңа банк озаграк срокка займ тәкъдим иткән очракта - бигрәк тә.
Түләү шартларын үзгәртү
Хәер, башка банкка мөрәҗәгать итмичә генә дә процентларны азрак күләмдә түләү омтылышы ясап карарга мөмкин. Сез кайчандыр зур процент белән займ алганнан соң банк кредит буенча ставкаларны киметкән икән, әлеге финанс оешмасына бурычыгызны яңа шартларда түләүгә күчерүне (бурычны реструктурлаштыру дип атала) сорап мөрәҗәгать итәргә була. Закон буенча банк, хәлегезгә кереп, сезнең файдага шартларны үзгәртүгә бурычлы түгел анысы. Әмма ул, көндәшеннән займ алып, кредитыгызны бер ай эчендә каплый алуыгызны аңлый. Шуңа күрә банк килешү шартларын үзгәртергә мәҗбүр булачак. Бу очракта зуррак процент белән алынган беренче кредит икенчесе хисабына түләнәчәк.
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кредит гаилә бюджеты