Котырган хайван куркыныч
2011нче ел дәвамында районда хайваннардан зыян күрүнең 69 очрагы теркәлгән, шул исәптән 64 кешене этләр, 5 кешене мәчеләр җәрәхәтләгән. Агымдагы елны да 9 кеше этләрдән зыян күреп, район больницасына мөрәҗәгать иткән. Кызганычка каршы, Татарстан Республикасында хайваннарда котыру чире буенча эпизоотик хәл бик киеренке. Узган елны республикада хайваннар арасында котыру белән...
2011нче ел дәвамында районда хайваннардан зыян күрүнең 69 очрагы теркәлгән, шул исәптән 64 кешене этләр, 5 кешене мәчеләр җәрәхәтләгән.
Агымдагы елны да 9 кеше этләрдән зыян күреп, район больницасына мөрәҗәгать иткән.
Кызганычка каршы, Татарстан Республикасында хайваннарда котыру чире буенча эпизоотик хәл бик киеренке. Узган елны республикада хайваннар арасында котыру белән авырган 95 очрак теркәлгән.
Нигездә, чирле хайваннар арасында беренче урында - төлкеләр, аннары - мәчеләр һәм этләр. Әлеге авыру йорт хайваннарыннан кешеләргә дә күчәргә мөмкин. Ел саен дөньяда котыру чиреннән 55 меңнән артык кеше вафат була һәм 10 миллионнан артык кеше махсус дәвалану үтә. Авырудан сакланып калу өчен, хайваннардан зыян күрүчеләргә бердәнбер ярдәм итү юлы - вакытында антирабик иммуноглобулин кертү һәм иммунизация курсы билгеләү.
Кайбер очракта кешеләр хәлнең җитдилеген аңламыйлар һәм дәваланудан баш тарталар. Врачларга соңга калып мөрәҗәгать итү дә, профилактик дәвалануны туктату да - кешене котыру чире йоктыруга, хәтта үлемгә китерергә дә мөмкин.
Кешеләрне һәм хайваннарны котыру чиреннән саклау өчен хайваннарны асрау кагыйдәләрен төгәл үтәргә, котыруга каршы вакцинация үтмәгән этләрне шәхси йортларга, фермаларга кертмәскә, кыргый хайваннардан сакланырга, сукбай этләрне һәм мәчеләрне юк итү юлларын табарга кирәк.
Рәфис Гафуров,
Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлек начальнигы урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев