Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Коточкыч! 14 яшьлек кызны ваннада ток суккан

Әти-әнисе аның янында эрегән телефонын да тапкан.

Якутск шәһәрендә 14 яшьлек мәктәп укучысы вафат булган. Балигъ булмаган бала ваннага юынырга кергәндә үзе белән телефонын алган. Бәхетсезлек очрагы факты буенча тикшерү үткәрелә.

Кызның гәүдәсен 21 ноябрь кичендә әти-әнисе ванна бүлмәсендә таба. Шулай ук анда ялангач чыбыгы күренеп торган телефон зарядкасы һәм электр розеткасына тоташтырылган “удлинитель” табылган. Эрегән корпуслы гаджет үзе ванна кырыенда яткан.

Саха (Якутия) Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, әлеге вакытта тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый. Шулай ук кызның үлеменең сәбәпләрен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Кызыл таң

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X