Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Коронавируска каршы вакцинация профилактик прививкалар календарена кертелде

Шул хактагы боерыкны РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко имзалаган.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы вакцинацияне илкүләм профилактик прививкалар календарена кертте. Федераль министрлык башлыгы Михаил Мурашко тарафыннан имзаланган шул хактагы боерык хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән, "Татар-информ" хәбәр итә.

Боерык нигезендә, вакцинацияне барыннан да элек медицина, белем бирү учреждениеләре, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары һәм күп функцияле үзәк хезмәткәрләре, шулай ук хроник авырулардан интегүчеләр һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче гражданнар арасында үткәрәчәкләр.

Шуннан соң транспорт һәм энергетика оешмалары, көч ведомстволары, чик аша үткәрү пунктлары хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, вахта белән йөреп эшләүчеләр, волонтерлар, хәрбиләргә, ә өченче чиратта дәүләт хезмәткәрләре, студентлар һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларга прививка ясаячаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев