Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Коронавирус буенча чикләүләр ничек бетереләчәк?

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Татарстанда кертелгән барлык чикләүләр акрынлап гамәлдән чыгарылачак. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Барлык чикләү чаралары этаплап гамәлдән чыгарылачак. Республикада яшәүчеләрдә коронавируска каршы күмәк вакцинация ясап коллектив иммунитеты барлыкка килмичә чикләү чараларын йомшарту мөмкин түгел», — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин төбәк Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Песошин сүзләренчә, бүгенгә республикада яшәүче якынча 92,4 мең кеше ковидтан прививка ясаткан. Алар арасында 60 яшьтән өлкәнрәк якынча 37 мең кеше бар.

«Республикада 153 вакцинация пункты оештырылган, аларның өчтән бер өлеше мобиль пунктлар. Гражданнарга прививка ясату өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк», — диде Татарстан Премьер-министры.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев