Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдә беренче тапкыр яшьләр искә алына

Төзәтмә ил Конституциянең РФ һәм аның субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләр хакындагы 72 нче маддәсенә кагылачак.

Россия Дәүләт Думасының безнең республикадан сайланган депутаты Марат Бариевның яшьләр сәясәте турындагы төзәтмәсе Төп законга төзәтмәләрнең ахыргы вариантында узды. Ул Татарстан депутатлары тарафыннан кертелгән бердәнбер кабул ителгән төзәтмә булды, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Бу яшьләр мәнфәгатьләрен яклау һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә законнарны эшләү һәм кабул итү өчен нигез бирә. Иң мөһиме — бу Конституциягә таянып, яшьләр сәясәте турында әлегә кадәр булмаган Федераль законны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк», -  диде депутат Бариев.

Парламентарий әйтүенчә, элек Конституциядә яшьләр дә, яшьләр сәясәте төшенчәләре дә булмаган. Төзәтүләр нәтиҗәсендә исә күп кенә киртәләр җиңеләчәк.

Кертелгән төзәтмә Төп законның Россия һәм аның субъектларының уртак карамагына кагыла торган 72 нче маддәсенә кагыла. Үзгәрешләр нигезендә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм тәрбия белән беррәттән, анда яшьләр сәясәте дә искә алыначак, дип өстәде Марат Бариев.

Фото: Солтан Исхаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев