Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Китапханәче – иҗади һөнәр

Кайвакыт, китапханәче булу бик ансат, аның өчен күп белем дә кирәкми, дигәнрәк фикерләр ишетергә туры килә. Күпләр китапханәче булып теләсә кем эшли ала дип уйлый һәм китапханәчегә укырга кирәклеген белгәч гаҗәпкә калалар. Хәзер китапханәләр эшчәнлегенә яңа технологияләр үтеп керә. Замана белән бергә атлар өчен “укырга, укырга һәм укырга” кирәк. Электрон документлар йөртү, аралашу системасында да мәгълүмати навигатор булу шарт. Китапханәдә электрон каталоглар киңрәк кулланыла бара.

“Китапханәчедән сора” (“Спроси у библиотекаря”), “Методист on-Line” виртуаль белешмәлекләр, электрон күргәзмәләр һәм башка бик күп нәрсәләр эшли. Болар барысы да  китапханәчеләр кулы һәм акылы белән булдырыла. Кайберәүләр, китапханәчеләрне пассив, пошмас, стеллажлар арасында китап биреп утыручылар дип кенә саный. Әмма бүген китапханәче эше – даими иҗат процессы. Аларның кул кушырып, күңелсезләнеп утырырга вакытлары юк. Төрле, бигрәк тә балалар өчен чаралар әзерләгәндә никадәр фантазияләрен эшкә җигә китапханәчеләр. Фестивальләр һәм акцияләр, китап уку буенча җәйге бәйгеләр, программалар оештыралар, тематик кичәләргә сценарийлар язалар, үзләре үк шул чараларда шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр, костюмнар тегәләр, кызык итеп уенлы интерактив күргәзмәләр оештыралар, артист буларак театральләштерелгән

тамашаларда катнашалар. Шулай итеп, бүген китапханәче – сценарий авторы, артист та, нәфис сүз остасы һәм режиссер да. Проект язу өчен генә дә никадәр иҗади көчеңне куярга кирәк! Бу – кулланучылар өчен файдалы һәм кирәкле яңалыкларны уйлап табарга һәм тормышка ашырырга кирәкле яңа идеяләр. Китапханәче – инде кичәге көн, Интернет һәм башка элемтә хезмәтләре чорында китапханәчеләр кирәкми диючеләр бар. Юк, бу һөнәр – мәңгелек. Китапханәчеләр, китап укучылар белән эшләүнең традицион формалары белән беррәттән, яңаларын да эзлиләр. Китапханәләр базасында мәгълүмати үзәкләр, интеллект – үзәкләр, библионянялар, интернеткафе һәм башкалар эшли. Болар барысы

да китап укучыларга уңай булсын өчен уйланган. Китапханәләрдә биниһая күп мәгълүмат тупланган, ә яңа мәгълүмати технологияләр китапханәләр үсеше өчен чиксез мөмкинлекләр бирә. Безнең һөнәрдә хезмәттәшләребезнең ярдәме һәм ихтирамы мөһим. Ә моңа ирешү өчен үз эшеңне белү, аралашучанлык, киң күңеллелек һәм хезмәтеңне ярату таләп ителә. Тора-бара мин шуңа инандым: эшем миңа рәхәтлек бирә, нигә булса да ирешсәм – сөенәм, хезмәттәшләремнең дә кайвакыт кечкенә генә генә булса да уңышларына куанам, кемгәдер ярдәм итә алуыма, уй-фикерләр тормышка ашып китап укучыларга ярдәмем тисә дә – шатланам. Болар барысы яңа эшләргә, иҗат итәргә, яңалыкка омтылырга рухландыра. Мин – бәхет булдыручы, ә бәхет булдыру минем өчен – китапханәче ул!

Валентина ФАДЕЕВА,

балалар сәнгать мәктәбе  китапханәсе мөдире

фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X